Казанда милли активистлар мәхкәмә алдына басты
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә җомга көнне рөхсәтсез урам җыеннары уздыруда гаепләнгән дүрт кешенең өчесенең - Фәүзия Бәйрәмова, Рәфис Кашапов, Рөстәм Сафин эшләре каралды. Наил Нәбиуллин үз эшен башка көнне карауны сораган. 2 августта “Болгар” кунакханәсендә планлаштырылган матбугат очрашуы урамда уздырылу сәбәпле анда катнашучыларның кайберләре мәхкәмәгә чакыру алган иде. Русиядә урам җыеннары канунсыз оештырылган дип табылган очракта җәза куллану, шул исәптән акча түләтү дә шактый кырысланды. Рөстәм Сафин 20 мең сум штрафка хөкем ителде. Фәүзия Бәйрәмованың хәле начараеп китү, Рәфис Кашапов тәрҗемәче таләп итү сәбәпле аларның эшләрен карау кичектерелде.
мультимедиа
-
февраль 24, 2025
Русия-Украина сугышына — 3 ел. Азатлык журналистлары сөйли
-
февраль 04, 2025
Украинаның Сумы өлкәсендә тормыш ничек?
-
декабрь 26, 2024
2024 елда без кемнәрне югалттык?
-
декабрь 23, 2024
2024 елга нәтиҗәләр һәм 2025 елга максатлар
-
август 22, 2024
Журналистлар Суджа шәһәрендә булып китте