Әзһәр Шакиров: "Латин – киләчәк әлифбасы"
Дөнья татар конгрессы V корылтаеның 8 декабрьдәге пленар утырышында Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Әзһәр Шакиров татар халкының бүгенгесенә һәм киләчәгенә бәйле чыгыш ясады. Әзһәр Шакиров сүзләрен урыс дәүләтендә сан ягыннан икенче урында торган татар халкының Русиядә үз урыны булырга тиеш, дип башлады. Ул шулай ук латин әлифбасына кагылды. Аның фикеренчә, латин әлифбасы дөньяда киләчәккә юл ача торган әлифбаларның берсе. Вакыты җиткәч урыс милләте үзе дә шуңа күчәчәк, дип белдерде ул һәм үз чыгышын "без урыс халкына хөрмәт белән карыйбыз, әмма берүк вакытта урыс халкының да татар халкына хөрмәт белән каравын таләп итәбез", дип дәвам итте. Әзһәр Шакиров фикеренчә, милләтнең үсеше дәүләтчелекне хәл итә. Ягъни дәүләтчелекне торгызасың килсә, халкыңның милли аңы иң зур югарылыкта булырга тиеш.
мультимедиа
-
февраль 24, 2025
Русия-Украина сугышына — 3 ел. Азатлык журналистлары сөйли
-
февраль 04, 2025
Украинаның Сумы өлкәсендә тормыш ничек?
-
декабрь 26, 2024
2024 елда без кемнәрне югалттык?
-
декабрь 23, 2024
2024 елга нәтиҗәләр һәм 2025 елга максатлар
-
август 22, 2024
Журналистлар Суджа шәһәрендә булып китте