Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгресс корылтаенда катнашучыларның Арча сәфәре

Казандагы Бөтендөнья татар конгрессы корылтаеның мәдәни програмында каралганча, анда катнашучыларны Татарстанның авыл-районнарына да алып бардылар. Корылтайда катнашучыларның шактый өлеше Арча районында булды. Арчалар кунакларны район чигендә чәк-чәк, җыр-бию, якты йөз белән шау-гөр килеп каршы алдылар. Дөньяның төрле тарафларыннан килгән вәкилләрне беренче чиратта Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев кебек күренекле әдипләр белем алган Арча педагогия көллиятенә алып бардылар. Кунаклар дөньяда бердәнбер булган “Әлифба” музее белән дә танышты.

XS
SM
MD
LG