Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җирнең яңа сурәтләре бәян ителде


Төңге Җир сурәтләре
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:11 0:00

Төңге Җир сурәтләре

Американ галимнәре Җирнең иярченнән төшерелгән яңа сурәтләрен бәян итте. Аяз көнне төшерелгән сыйфатлы сурәтләрдә шәһәр утлары, дәүләтара чикләр, хәтта Нилдагы көймә утлары күренә.

Җиребезгә галәмнән көндез карасак анда илләр, океаннар, болытлар күрергә була. Төннәрен исә Җирдә электр утлары кабына, планетабыз утлар белән балкый башлый.

Җирдәге төнге утлар төшерелгән бу яңа сурәтләр Кушма Штатларның Suomi (NPP) дип аталган иярчененнән алынды. Американ галимнәре әйтүенчә, бу иярченгә урнаштырылган VIIRS исемле өр-яңа җиһаз төнге Җирнең искитмәле тәфсилле сурәтләрен тупларга мөмкинлек бирә.

Кайбер урыннарда шәһәр утлары төңге күктәге ялгыз йолдызларны хәтерләтә; кайбер урыннарда – галактика өерләрен. Иярченнән хәтта Мисырдагы Нил елгасында йөзеп баручы көймә утларын һәм Якын Көнчыгыштагы нефть һәм газ ятмаларында дөрләп янучы факел ялкыннарын күреп була.

Иярчен караңгы Һималай таулары өстеннән узганда бу төбәктә кешеләр яшәгән һәм яшәмәгән урыннарны аерып була. Ә бу сурәттә хәтта Төньяк белән Көньяк Корея арасындагы сәяси чикләрне күрергә була, Сары диңгездә балыкчы көймәләре дә чик сызыгы буйлап тезелгән.

Ләкин утларның барысы да электр түгел. Австралиядәге утлар – шулай ук якты балкыса да, чынбарлыкта – урман янгыннары.

Галимнәр әйтүенчә, төнге Җирнең бу яңа сурәтләре без яшәгән урыннарны өйрәнүдә һәм дә кешелекнең Җир шарына булган йогынтысын ачыклауда уникаль мөмкинлекләр ача.

Белешмә. Suomi иярчене NASA (Галәм өйрәнү идәрәсе) һәм NOAA (Океан һәм атмосфера өйрәнү) идарәсенең уртак проекты санала.
XS
SM
MD
LG