12 гыйнварда Акмәчеттә кырымтатар театры бинасында кырымтатар халкының V корылтаеның 5нче сессиясе узды. Утырышта корылтай делегатларын киләчәктә яңача сайлау тәртибе хәл ителде. Милли Мәҗлескә оппозициядә торган оешма активистлары утырыш барган театр бинасы алдында Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилевнең вазифадан китүен таләп итеп пикет үткәрде.