"Эзләнү" театр-студиясе "Нух пингвиннары"н сәхнәләштерде
Ульрих Һубның Илгиз Зәйни сәхнәләштергән бу әсәре дуслык, бер-береңә хөрмәт, намус, тугрылык һәм Аллаһы Тәгаләгә ышану турында. Антарктидада өч пингвин. Бөтен җирдә боз һәм кар. Бары тик ныклы дуслыклары гына аларны салкын бураннарда җылыта. Ләкин язмыш пингвиннарга авыр сынау җибәрә. Ак Күгәрченкәй аларга Нух көймәсенә ике билет алып килә. Ничек өч пингвинга Бөтендөнья су басуыннан котылып калырга? Бары ике билетлары була торып, алар өчесе дә Нух көймәсенә эләгә алырлармы? Пингвиннарның ныклы дуслыгы мондый сынаулардан какшамасмы?
мультимедиа
-
август 22, 2024
Журналистлар Суджа шәһәрендә булып китте
-
август 21, 2024
Татарстан һәм татарлар: 1989 ел
-
август 09, 2024
"Путин хакимияттән китә алмый"
-
август 08, 2024
Җырчы Зөлфия Камалова яман шешкә каршы көрәшә
-
август 06, 2024
Алсу Кормашның иреккә чыкканнан соң беренче интервьюсы