Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар милли киемен саклап калу турында сөйләштеләр


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

24 гыйнварда Казан кирмәненең "Манеж" күргәзмә залында татар милли киеменең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында түгәрәк өстәл сөйләшүе узды.

Чарада каралган төп проблем - ул татарның милли киемен саклап калу. Түгәрәк өстәлгә фән, җәмәгать эшлеклеләре дә, тегү, чигү осталары, рәссамнар да килгән иде. Шуның өчен әлеге мәсьәлә төрле яктан каралды.

Чарада әйтелеп узганча, милли киемнең тарихи үрнәген саклап калу проблем тудыра. Чөнки татар милли киеме буенча белгечләр бик аз икән. Югары уку йортларында да татар этнографиясе буенча белгечләр әзерләнми. “Мин үзем тарих факультетын тәмамладым, әмма татар милли кием үрнәкләрен милли музейга эшкә килгәч өйрәндем, чөнки югары уку йортларында аны өйрәтмиләр”, дип сөйләдеТатарстан милли музееның этнография бүлеге фәнни эшлеклесе Динә Гатина-Шәфыйкова.

Чара кунаклары
Чара кунаклары
Бүгенге татар милли костюмнары күрше республикаларныкына караганда күпкә артка калуына басым ясалды. Күп очракта милли костюмнарның чигелешләре, тегелү формасы, төсләре дә тарихи үрнәкләргә туры килми, профессиональ дәрәҗәдә эшләнелмәгән була. Чарада моның төрле сәбәпләрен әйттеләр. Алдарак билгеләп узганча, ул белгечләрнең җитмәве, шул ук вакытта финанслау өлкәсендә проблемнар да, грантлар мәсьәләсе дә, яхшы бизнес-планнарның булмавы да.

Чара барышында төрле тәкъдимнәр дә яңгырады. Махсус сайтлар, брошюралар булдыру, нәкъ татар милли бизәкләрен чигү буенча дәресләр уздыру, акцияләр оештыру, милли киемнәрне сату мәйданын булдыру хакында әйтелде.

Кадрия Идрисова
Кадрия Идрисова
Татарстан мәдәният министрлыгының идарә рәисе Кадрия Идрисова милли киемне саклап калу өчен, аны заманчалаштырырга, көндәлек киемгә милли элементлар куллану кирәклеге турында сөйләде. "Һәрберебез үзеннән башларга тиеш. Көндәлек киемнәребезгә бераз милли элементлар өстәргә. Сабантуйны бөтен дөньяга таныттык, моңыбызны танытабыз инде, киемебезне дә танытырга кирәк", диде ул.

Чарада шулай ук бүгенге мөслимәләр киемнәре дә игътибарга алынды. Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гөлназ Бәдретдин татар стилендәге яулыкларның гарәп, төрек стилендәгеләр кебек җитештерүдә булмавы хакында әйтте.

Бүгенге мөслимәләр арасындагы заманча, татар стиленә килгәндә, "Татар стиле бар ул. Яулыкны махсус ысул белән артка таба бәйләү. Кайбер мөслимәләр үзләре милли элементлар кулланып бәйли, ә кайберәүләргә әзер үрнәкләр кирәк. Әмма андый милли стильдәге үрнәкләр җитештерелми", дип сөйләде Гөлназ.
XS
SM
MD
LG