Прокуратура "Мемориал"ны тикшерә
Русия прокуратурасы хөкүмәттән тыш оешмаларны тикшерүен дәвам итә һәм тикшерүгә дучар оешмалар саны арта бара. Тикшерүчеләр "Мемориал" кеше хокукларын яклау үзәгенә дә килде. Прокуратура узган атнада башланган бу киңкүләм тикшерүләрне хөкүмәттән тыш оешмалар эшчәнлеген билгеләүче былтыргы канунның ничек үтәлүен ачыклау максаты белән аңлата. Хөкүмәттән тыш оешмалар турында узган елның ноябрендә гамәлгә кергән канун чит илдән финанс ярдәме алучы оешмалардан юстиция министрлыгында “чит ил агенты” буларак теркәлүне таләп итә.
мультимедиа
-
август 22, 2024
Журналистлар Суджа шәһәрендә булып китте
-
август 21, 2024
Татарстан һәм татарлар: 1989 ел
-
август 09, 2024
"Путин хакимияттән китә алмый"
-
август 08, 2024
Җырчы Зөлфия Камалова яман шешкә каршы көрәшә
-
август 06, 2024
Алсу Кормашның иреккә чыкканнан соң беренче интервьюсы