Казанның Вахитов һәйкәле янында узган чарада “Мәскәүгә ел саен 540 миллиард сум акча китә, талауны туктатырга!”, “Татарлар! Безнең дәүләтебез – Татарстанны яклап бердәм күтәрелик!”, “Татарстан дәүләт шурасы! Дәүләтебезне яклый алмыйсыз икән – китегез!”, “Дин иреклеге!”, “Кафил Әмиров! “Әл-Ихлас” мәчете мөселманнары экстремист түгел!” дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.
Митинг Коръән аятьләрен уку белән башланды. Аннан ике чыгыш белән дәвам итте.
Гөлфәния Җәләлова үз чыгышында татар халкының бердәнбер максатының Русия империясеннән бәйсезлекне алу икәнен белдерде. Аның сүзләренчә, Русия кануннары телне, милләтне бетерүгә юнәлдерелгән.
Галишан Нуриәхмәт сүзен митингка кешенең бик аз килүенә борчылуын сиздереп башлады. “Хәзер Русия империясе башка халыкларны, башка диннәрне танымыйча, бары тик рус теле һәм православие динен генә югары күтәреп башка халыкларны шуның колы итү сәясәте алып бара”, диде ул.
Митингта бу чыгышлардан соң тагын ике чыгыш ясаучы үзләре язган татарча шигырьләрен яңгыратты. Бу дүрт чыгыш митингның шәһәр хакимиятенә белдерелгән максатына туры килгән соңгы чыгышлар булды.
Алардан соң микрофонны “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин хиҗап тирәсендәге мәсьәләләрне күтәрер өчен Чаллы, Норлат якларыннан килгән Мәрьям апа дип таныткан бер ханымга тапшырырга теләде.
Мәрьям ханым сәлам бирер-бирмәс митингны оештыру өчен җаваплы Фәрит Зәкиев итагатьле генә итеп бу мәсьәләдә аңа чыгыш ясарга рөхсәт итмәвен белдерде. Шулчак митингка килүчеләр Зәкиевкә үз ризасызлыкларын белдерә башлады. “Сөйләсен инде, ник ирек бирмисең бу ханымга сөйләргә” дигән сүзләр кычкырылды. Зәкиев ике ут арасында калгандай булды. Кемнәрдер аны микрофоннан ераккарак өстерәде.
Ул арада Галишан Нуриәхмәт микрофонны Мәрьям ханымга тапшырды. Зәкиев бу вакытта катнашучыларга нидер аңлатырга тырышса да, Мәрьям ханымның ислам диненә кагылышлы чыгышына игътибар күбрәк булды. Бармак белән санарлык татар милләтчеләренең сул ягында тезелеп баскан Пензадан килүләре әйтелгән ир-атлар үзәккәрәк җыелышты. Мәрьям ханымның чыгышыннан соң беравыздан тәкъбир әйтелде.
Бу арада митингны күзәтеп торган Казан шәһәре хакимияте вәкилләре ТИҮ вәкиле һәм пикетны оештыручы Фәрит Зәкиев белән җитди генә сөйләшкән булса кирәк, Зәкиев митингның туктатылуын игълан итәргә мәҗбүр калды.
Казан шәһәре хакимиятенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов митингны туктатуның сәбәбен, үзләренә белдерелгән документта әйтелгән максатның үтәлмәвенә бәйләп аңлатты. “Безгә митингны уздыруның максатын бертөрле дип язалар, ә чынлыкта икенче төрле чара үткәрәләр”, дип белдерде ул.
Митингны оештыручы Фәрит Зәкиев тә башкала түрәсенең бу сүзләрен раслады. “Чыннан да безнең шәһәр хакимиятенә бирелгән митинг белдерүебездә дини максатлар күрсәтелмәгән иде”, дип Азатлык соравын җаваплап.