Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Коръән сүрәләре акланды


Коръән
Коръән

Башкортстанның Югары мәхкәмәсе экстремист дип табылган мәкаләдәге Коръән сүрәләрен аклаган карар чыгарды.

Узган елның сентябрь аенда интернетның бәйсез “Тере журнал” (Livejournal) сәхифәсендә Айрат Дилмөхәммәтов имзасы белән “Ахырзаман” дигән язма көн күргән иде. Анда милләтчелек һәм экстремистлык арасындагы аерма, “Башкурдистан” дигән илнең аерым цивилизация булуы, борын-борыннан патшалар, поплар, мөфтиләр, жандармнарга һәм кешене изүче һәртөрле шайтаннарга буйсынмавы турында язылган иде.

Агымдагы елның март аенда Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны экстремист эчтәлекле дигән карар чыгарды. Әлеге мәкаләдә биш урында Коръән сүрәләре дә китерелгән иде. Бу мәкалә экстремист эчтәлекле дип табылу белән Айрат Дилмөхәммәтов язмадагы Коръән сүрәләренең дә экстремист эчтәлеклегә әйләнүе уңаеннан югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.

Мәхкәмә аны 16 май карарга тиеш иде. Ләкин ул көнне кемдер Башкортстанның Югары мәхкәмәсе утырган бинага шартлаткыч куелуын хәбәр итү сәбәпле, утырыш булмый калды.

Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов
Узган атна ахырында республиканың югары мәхкәмәсе әлеге эшне карап, “Ахырзаман” мәкаләсе экстремист эчтәлекле дигән карарны көчендә калдырды, шул ук вакытта мәкаләдәге Коръән сүрәләренә карарның кагылмавы билгеләнде.

“Ахырзаман” мәкаләсенә лингвистик экспертиза ясаучы Наталья Брянцева сүзләренчә, мәкаләдә цитаталарның Коръәннән алынганлыгы күрсәтелмәгән булган. Ул дин белгече булмау сәбәпле, аларны да авторныкы дип бәяләгән.

Моңа кадәр экстремистлыкта берничә тапкыр хөкем ителгән, елдан артык утырып та чыккан Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмәдә үзенең бу язма авторы булмавын ирештерде. Шул ук вакытта ул мәхкәмәнең бу карары белән килешмәвен, Русиянең Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәген ирештерде.

Шуны да искә төшерергә кирәк, берничә атна элек Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте башы, мөфти Тәлгать Таҗетдин, Бөтенрусия ислам килешүе ассоциациясенең голәмә шурасы җитәкчесе, танылган дин белгече Фәрит Сәлмән һәм тагын берничә ислам дине белгечләре Русия Эчке эшләр министрлыгының экстремистлыкка каршы тору идарәсе башы Тимур Вәлиуллинга хат күндергән иде. Анда кагылгысыз булган дини китапларга экспертиза үткәрмәү соралган. Әлеге хатка якын араларда җавап булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG