Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Югары мәхкәмәсе "Кырмыскалы эше" фигуранты хөкем карарын гамәлдән чыгарган


Марат Шәрәфетдинов
Марат Шәрәфетдинов

Эшне прокуратурага кайтарганнар.

Башкортстанның Югары мәхкәмәсе "Кырмыскалы эше" фигуранты Марат Шәрәфетдиновның хөкем карарын гамәләдән чыгарган. Бу хакта активистның адвокаты Айгөл Лексинага сылтанып "Коммерсантъ-Башкортостан" хәбәр итә.

"Эшне Башкортстан прокуратурасына җибәрәчәкләр, — дигән Лексина. — Мәхкәмә коллегиясенең ни өчен мондый карар кабул итүе билгесез. Карарның төп эчтәлеге соңрак әзер булачак".

Кырмыскалы районара мәкхмәсе сайтындагы мәгълүматка караганда, Шәрәфетдинов һәм аның адвокаты Башкортстан Югары мәхкәмәсенә шикаятьне 2025 елның 28 мартында җибәргән. Апелляция утырышы бүген, 24 апрельдә узган. Бүгенгә кадәр утырышлар булмаган.

2024 елның 19 ноябрьдә Башкортстанның Кырмыскалы районара мәхкәмәсе активист Марат Шәрәфетдиновны экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда һәм милли нәфрәт сәбәпле хулиганлык гамәлләре әзерләүдә (Русия Җинаять кодексының 282.2 һәм 213 маддәләре) гаепле дип тапты һәм тугыз елга ирегеннән мәхрүм итте.

Шәрәфетдинов тагын өч активист — Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров һәм Раил Абкадыйров белән берлектә 2021 елның гыйнварында сак астына алынды. Алар 2020 елның ноябрендә Кырмыскалы районында әрмән диаспорасы катнашында килеп чыккан низагта катнашкан диелде.

Тоткарланучыларны Русиядә экстремистик дип танылып тыелган "Башкорт" оешмасы активистлары дип атадылар. "Башкорт"ның элекке активистлары фикеренчә, ул оешманың элеккке лидерларын һәм алдынгы активистларын шәхсән эзәрлекләүгә юнәлдерелгән.

2021 елның сентябрендә мәхкәмә Аманов, Кинисаров, Абкадыйровны йорт сагына җибәрде. Марат Шәрәфетдинов эше аерым карала башлады. Тикшерү изоляторында тотылганнан соң Шәрәфетдинов мәхкәмә карары белән 2021 елның августында Уфа янында Базилевка авылындагы республика клиник психиатрия хастаханәсенә "мәҗбүри дәвалауга" җибәрелде. Ул анда 2022 елның февраленә кадәр ятты. Аннары аңа амбулатор дәвалау бирелде. Тикшерү эшләре туктатылып торды.

Хөкем ителүчеләрнең бөтенесе дә үзләрен эзәрлекләүне 2020 елның августында Куштауда булган протестлар белән бәйләгән иде. Ул чакта активистлар известь чыгарган чакта тауны юк итү турындагы карарны гамәлдән чыгаруга иреште.

Белешмә: Кырмыскалы эше

Башкортстанның Кырмыскалы районында яшәүче Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров, Раил Абкадыйров һәм Марат Шәрәфетдинов 2021 елның гыйнварында сак астына алынды. Алар 2020 елның ноябрендә Кырмыскалы районында әрмән диаспорасы катнашында килеп чыккан низагта катнашкан диелде. Тоткарлау чарасын Башкортстан ФСБ идарәсе "Э" үзәге белән берлектә башкарды. Тентү вакытында утлы һәм салкын корал, экстремист әдәбият та табылды дип хәбәр ителде. Алданрак Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Әлмира Жукова Илнур Кинисаровка коралны китереп ташлаганнар дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG