Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада көндәлеге

Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын ябу тантанасы үтте. Азатлык хәбәрчеләре бу вакыйганы күзәтеп барды.

14:06 12.7.2013
Волонтерларның һәрберсенә бирелгән кенәгәдә Универсиада барган көннәрдә нәрсә ярый, нәрсәнең ярамаганлыгы турында язылган. Волонтерларга сәясәт, дин, акча һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр һәм аларның яшьләре хакында бөтенләй, ә үзләре турында артыгын сөйләү тыелган. Волонтерлар спортчылар һәм Универсиада кунаклары белән сәяхәт, спорт, йорт хайваннары, яраткан шөгыльләре һәм һава торышы турында гына сөйләшә ала. -- социаль челтәрләрдән
18:48 11.7.2013
Казанда Русия җыелмасы медаль җыя
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:42 0:00
Казан Универсиадасында Русия такымы медальләр "уруын" дәвам итә. 10 июльдә Татарстан кызы Яна Мартынова йөзүдә Русиягә чираттагы алтын китерде. Җиңүчене Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев бүләкләде.
16:18 11.7.2013
Универсиаданы ачканда "олимпиада ачылышы" дип ычкындыра язган Путин тагын Казанга килә. Путин спорт ярышларының берсен караячак, диләр. Спорт министры Мутко Путинның кайсы ярышка барачагын әйтми. Халык арасында Путин дзюдо ярышларын күзәтәчәк һәм Сабантуйны караячак дигән сүзләр дә йөри. Путинның Сабантуйда башын катыкка тыгып акча эзләгәне бар иде инде. Тагын акча эзләргә килә микән? Медведев та Универсиада ябылышында катнашачак дигән хәбәрләр бар.

-- социаль челтәрләрдән
22:39 10.7.2013
18:45 10.7.2013
Бүген Казанда Универсиада кысаларында «Бер көн Кызыл тасма» белән дип аталган чаралар үтә. Сигез меңнән артык волонтер Универсиаданың бөтен корылмаларында да СПИДка каршы чараларда катнаша. Волонтерлар һәм спортчылар СПИДны булдырмау юллары турында язылган белешмә белән «коралланачак» һәм һәрберсендә дә кызыл төстәге тасма булачак. Кызыл тасма – СПИДка каршы көрәш символы. Бу чараның төп иҗади өлеше Универсиада паркында уза. Анда Юлия Ласкер, Тео (Беларустан Юра Ващук) һәм шулай ук Татарстан җырчысы Диләрә Ваһапова да чыгыш ясаячак. «Кызыл тасма» көне уңаеннан үткәрелгән матбугат очрашуында Диләрәгә әлеге кызыл төстәге тасма тапшырылды инде.

--Рәйсә Сафиуллаһ
18:25 10.7.2013
16:43 10.7.2013
Кичә "Ак Барс" көрәш сараенда чын мәгънәсендә Татарстан көне булды, безнең күпләгән Сабантуй батырлары, Татарстанның төрле районнарында туып үскән милләттәшләребез: Нәфис Миңнебаев, Илдар Гыйниятуллин, Илнар Галиев, Илнур Мортазин, Ренат Әхмәтшин үз авырлыкларында көндәшләренә бернинди мөмкинлек калдырмыйча алтын медальләргә ия булдылар. Ә инде абсолют батыр булып калган Сембер спортчысы Сергей Павликны да күпмедер дәрәҗәдә Татарстан белән бәйләп була, чөнки ул беренче җиңүләрен һәм күнегүләрне дә бездә алган иде. Күп кенә ярышларда заллар ярым буш булган вакытта көрәш сараенда алма төшәр дә урын юк иде. Русия спорт министры Мутко да азакка кадәр ярышларны карап бетерде. Минем янымда Беларус делегациясе җитәкчесе утыра иде, алардан 2 спортчы финалга чыкты һәм көмеш медальләр алды, менә шул ханымны гаҗәпкә калдырган әйбер - нигә көрәшнең шулай аз вакыт баруы булды. Чыннан да безнең егетләр 10–17 секунд эчендә чиста җиңүләргә ирештеләр, моны күпләр бәлкем көндәшләрнең тәҗрибәсезлеге белән аңлатырга тырышыр, әмма мин көрәш ул татарныкы шуңа күрә анда татарлар отарга тиеш дип саныйм.

-- Ренат Вәлиуллин
15:14 10.7.2013
Бариев Универсиадада Русиянең уңышын аңлата
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:08 0:00
Русия Олимпия комитетының генераль секретаре, Татарстанның элекке спорт һәм яшьләр эшләре министры Марат Бариев Азатлыкка Универсиадада Русия такымының уңышлы чыгыш ясавын берничә сәбәп белән аңлатты.

дәвам

XS
SM
MD
LG