19:01
15.7.2013
Социаль челтәрләрдә волонтерларның киеме сатыла дигән игъланнар пәйдә булды. Универсиаданы оештыручылардан бушка алган кием өчен кайберәүләр 15 мең сумга кадәр сорый. Волонтерларның җитәкчеләре бу эшне бик яратмый, ләкин тыя да алмый. "Уеннарның бер өлеше тәмам, волонтерлар бушады, кием аларныкы - теләгәннәрен эшлиләр".
17:10
15.7.2013
Дүшәмбедә "Әкият" курчак театры Универсиада кунаклары өчен татарча яңа тамаша - Тукайның "Кәҗә белән сарык" әсәрен куйды #Kazan2013
— guilfanr (@guilfanr) July 15, 2013
14:40
15.7.2013
Универсиада ябылышына Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев килергә тиеш. Аның Казанда кайларда булачагы хәбәр ителми. Шулай да Медведевны Универсиада авылындагы мәгълүмат үзәгендә көтәләр дигән хәбәрләр бар. Медведев Казан метросын да карарга тиеш икән. – социаль челтәрләрдән
14:13
15.7.2013
Казан Универсиадасы табибларга мөрәҗәгать итүдә рекорд куйды. Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов сүзләренчә, 29 июньнән 15 июльгә кадәр 7847 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 80 проценты Универсиаданың спорт корылмаларыннан килгән. 135 кешене хастаханәгә салганнар.
18:43
12.7.2013
18:20
12.7.2013
Метро вагонына этенеп-төртепнеп бер өер спортчылар керде. Кычкырып сөйләшәләр, кычкырып көләләр, ду киләләр. Бу әдәпсезлеккә бер бала аптырап карап тора. Түзмәдем, үрелеп майка артларындагы язуны укыйм. "Монголия" дип язылган. Алар белән без берничек тә бер кан була алмыйбыз. Башта Вьетнамнар микән әллә дип уйлаган идем. Вьетнамнар монголия майкаларын киеп, Казанда Монголиягә карата провокация оештырып йөрмәс, шәт. --Римма Бикмөхәммәтова
17:51
12.7.2013
15:11
12.7.2013
Универсиада барган Казан үзәгендә төзекләндерү эшләре ярым-йорты башкарылгач Киров, Авиатөзелеш районнарында, Соцгородта, Жилкада хәлләр ничек икән? – Ирек Мортазин