Хәрәбәдән төзек бина хәленә китерелгән "Милләт" басмаханәсе хәзер хәләл ашханә, кибет, кунакханә буларак хезмәт куячак.
Бина 1908 елда татар сәүдәгәре Ибраһим Идрисов һәм мәхәллә имамы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ректоры Галимҗан Баруди тарафыннан төзелә. Басмаханәдә 1908-1917 елларда мәдрәсәләр өчен 256 төрле миллион нөсхәдән артык уку әсбабы бастырыла.
Бинаны Башкортстан эшмәкәре Рәүф Хәсәнов төзекләндерде. 2011 елның 21 октябрендә ул Казан хакимиятләре уздырган аукционда җимерек бинаны сатып алды.
"Бинаны төзүчеләр аңа юкка "Милләт" исемен бирмәгәндер. Без дә басмаханәнең милләткә хезмәт итәчәгенә өметләнәбез", - Рәүф Хәсәнов.