“Бик теләп бардык Сабантуена, Универсиадага да туры килгәч, башка еллардан аермалы тагын да матуррак, күңеллерәк булыр дип өметләндек. Шәһәр башлыклары да шулай диде бит. Аннары бәйрәм бердәнбер мәйданда гына узгач, бөтен көч шуңа сарыф ителгән очракта аның тантаналы булачагына шигебез юк иде. Без ачылышына соңга калдык. Кеше күп, полиция хезмәткәрләре бар җирне камап алган иде.
Халык килә, бер агым белән бара да бара. Алар юлны күрсәтә, ә без бер юнәлештә барабыз да барабыз. Сулга да, уңга да карап булмый. Кайда барып чыктык дисәк, сату урынына юнәлдергәннәр икән. Сувенирлар, ризыклар тезелгән. Шулай да бер почмакта ниндидер концерт формасын эшләгәннәр, анысын да күреп булмый, ерак. Андый гына тамаша кызык булмады, татарча сувенирлар, бүләкләр карадык та, булмады бу дип кайтып китәргә булдык. Аннары яңгыр да коя башлады.
Кайтышлый төп мәйданның кайда урнашканын күреп алдык алай да. Кешеләрдә соңыннан мәйдан ничек бизәлгәнен, ниләр урнаштырганнарын карарга теләк зур иде, фотога төшәселәре килде. Анысы өчен дә кертмәделәр! Кунаклар чыгып беткәч тә булмады дип сөйләде кешеләр.
Сакчыларга әйтеп карадык, “иртәрәк килер идегез” дип кенә җавапны кыска тоттылар. Кайдан керү ди, ул якка борылып карау мөмкинлеге дә булмады. Метр саен сакчылар. Озатып кына тордылар. Мәйданда кунаклар күңел ачты, Казан халкы аларны ерактан күзәтә дә алмады. Әллә ничек кенә булды инде бу”, дип сөйләде Зилә Идрисова.
Зилә ханым Универсиада кунакларына аерым, казаннарга аерым бәйрәм оештырырга кирәк иде дигән фикердә. Сабаyтуй зур чыгымнар сорамый, аны гадирәк итеп, ләкин ихласрак уздырырга мөмкин. Кунаклар килер дә китәр, ә үзебезнең кешеләрнең хәтере калырга мөмкин, ди ул.
“Дөресен әйткәндә, мондый галәмәтне беренче күрүем! Быел менә шулай кызык иттеләр кешеләрне. Баштан ук Сабантуй кунаклар өчен генә диясе иде, кешеләр килеп азапланмас иде.
Универсиадага кадәр зур тантана итеп түгел, үзебезчә булса да халыкка бәйрәмне оештырырга кирәк иде. Дәрвишләр бистәсендәгесенә гел йөри идек. Кайткач, туганнар, күршеләр белән сагынып искә алдык ул бәйрәмне. 18 ел буена бер күлмәктән ел саен Сабантуйга чыга торган бер әби бар иде, шул апаны кызгандым, ул да үртәлгәндер.
Без кунакчыл милләт, әйдә, ерактан килүчеләр катнашсын, телевизордан кара тәнлеләр ярышларда катнашканын күрдем, килгәч-килгәч алар да күңел ачсын!
Универсиадага әзерлек авыр барды, өлгермәбез төсле идек. Гади халык та Казан өчен борчылды, хур калмасак ярар иде дип ихластан теләде. Эшчеләргә бик авырга туры килде. Универсиададан соң халыкка рәхмәт әйтелсен иде! Ни дисәң дә, татар Сабантуйны ярата, ләкин быел татар көтеп алынган бәйрәменнән мәхрүм ителде. Шуның бәрабәренә тоткарлау урыннарына (штрафстоянка) озатылган машиналар хуҗаларына акчаларын түләттермичә бирелсен иде! Шул очракта кешеләр гафу итәр иде Казан хакимиятен дә, хөкүмәтне дә. Андый кешеләр бик күп бит. Сәгатенә 61 сум, ару җыела. Универсиада алдыннан әллә нинди итеп кыландылар. Янгын сүндергечләре юк яки иске дип машиналарны тоткарлау урыннарына алып киттеләр. Ә кешеләр сатып ала алмый, чөнки кибетләргә алып кайтып өлгермәгәннәр иде. Халыкка җитмәде, кибетләрнең кайсында юк яки өч кенә данә алып кайтылган”, дип зарланды эшмәкәр.
Кытыршы яклар булса да Зилә ханым Универсиада Казан, Татарстан, татарлар өчен уңай күренеш дип саный. Кешеләр тәртипкә өйрәнеп калыр ди ул.
“Мин ачылышка да бардым, уеннарны да карадым. Футболны тамаша кылдым, кеше күп иде, күңелле. Ачылышына да ризамын, татар рухы бар иде. Татарларны таныту өчен кирәк иде бу. Казаннарны күзәтеп йөрдем, кешеләребез дә ачык күңелле икән дип сөендем, чит кешеләр белән дустанә мөгалләмәдә, җылы аралаша беләләр. Телне белмәсәләр дә, күзләре елмая, йөзләре балкый. Юлда да тәртипле йөри башладылар, бер-беренә юл бирәләр, кистермиләр, ярдәмгә килергә генә торалар. Соңгы айда шәһәрнең чисталыгына карап кешеләрнең кәефе күтәрелә, үзләрен матуррак тотарга тырыша. Калада бәйрәм рухы”, дип фикерләре белән уртаклашты Зилә Идрисова.