Accessibility links

Казанда гадәти булмаган "Ярдәм"мәчете ачылды


Казанда гадәти булмаган "Ярдәм" мәчете ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:34 0:00

19 июль, җомга көнне Казанның Мәскәү районында "Ярдәм" мәчет комплексы ачылды. Ул гыйбадәт йорты булудан тыш, начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәге дә булып тора. Яңа мәчетне төзәргә Казан мэры зур өлеш кертә, ачылышта улы Таһир да катнашты. Метшин бу көнне саф татар телендә генә сөйләде.

"Ярдәм" вакыфы җитәкчесе, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар Баязитов һәм "Сөләйман" мәчетенә йөргән начар күрүче шәкертләр биш ел элек яңа мәчет комплексы кирәклеген җиткерергә Казан мэры Илсур Метшинга барганнар. Ул аларны тиешле дәрәҗәдә кабул иткән һәм үзе дә "Сөләйман" мәчетенә кунакка килгән. Әлеге сәфәрдә Метшинга Левченко бистәсендәге үзәктә тернәкләнүче начар күзле мөселманнар белән аралашу нык тәэсир иткән. Шуннан соң ул Мәскәү районында мәчет өчен урын биргән һәм "Ярдәм"не төзәргә ярдәм итәчәген әйткән.

Тантаналы ачылышта бу хакта начар күзле шәкертләр һәм Казан мэры үзе искә алды.

"Биш ел элек, хәтерләмим, җәй идеме ул, без яңа гына Универсиада үткәрү хокукын алдык. Икътисади кризис башланган вакытлар, акча юк, эшсезлек. Универсиада үткәрер өчен кайдан акча алырга, ничек үткәрергә дип баш ваттык. Шул вакыт Илдар хәзрәт шәкертләре белән безгә килде. "Сөләйман"га барып карадык һәм бернигә дә карамастан мәчет төзергә кирәк дигән карарга килдек.

Иң беренче рәхмәтем Ходайга, икенчедән ил башлыкларына рәхмәт. Алла ярдәме белән, президетлар ярдәме белән кризис та бетте, акча да табылды, Универсиаданы да үткәрдек. Аллага шөкер, мәчетебезне дә ачабыз. Минем барыгызга да чын күңелдә рәхмәт әйтәсем килә. Тоткан уразаларны Алла кабул итсен. "Ярдәм" мәчетенең нигезе нык булсын, укыган догалар һәрвакыт кабул булсын", диде Илсур Метшин. Аңа кадәр чыгыш ясаучы "Ярдәм" мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов, мәчет-мәдрәсәләрнең дин ягыннан гына түгел, социаль хезмәттә дә активлык күрсәтә башлауларын әйтте.

"Ярдәм" мәчетен ачарга килгән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Илдар Баязитовка чапан, ә Казан мэрына Коръән китабының Казан басмасын бүләк итте.

Мөхтәрәм кунакларның чыгышларыннан соң начар күргән хәзрәт һәм аның шәкертләре чыгыш ясады. Аларның барысы да яңа тернәкләндерү үзәген булдыручыларга рәхмәтләр укыды. Бигрәк тә Илсур Метшинны еш телгә алдылар, Ингушетиядән килгән шәкерт аңа атап шигырь дә сөйләде. "Ярдәм" мәчете ачылышы көндез җомга намазы белән тәмамланды. Кичен яңа мәчет мәхәлләсен ифтар ашы көтә иде, начар күзле шәкертләр өчен яңа урында яңа тормыш башланды.

XS
SM
MD
LG