Columbia University – дөньяның иң яхшы университетлары исемлегенә керә. Манһэттенның нәкъ үзәгендә урнашкан мәшһүр уку йорты алты квартал, яки 13 һектар җир алып тора. Бу уку йортына эләгү күп яшьләрнең иң зур хыялы, чөнки укуны тәмамлагач, киләчәктә яхшы карьера көтә. Бу университетта Американың дүрт президенты, 97 Нобель бүләге иясе һәм 26 чит мәмләкәт башлыгы белем алган.
Мансур Җиһаншин Үзбәкстанда туып үсә, 11 ел элек гаиләсе белән Америкага күченә. Берничә ел АКШта яшәгәннән соң, Японияга күченә. Токиода ул татарлар белән аралаша, япон телен өйрәнә. Япониядан кайткач, Мансур Җиһаншин шушы университетны сайлый да инде. Бүген инде ул дөньяда тирән эз калдырган, даһи шәхесләр укыган әлеге белем йортын тәмамлаган. Ул анда халыкара мөнәсәбәтләр белгечлеген үзләштергән.
“Киләчәктә кайда булачагымны белмим, әмма Татарстан, татар халкы өчен нәрсәдер эшләргә телим. Шул нияттән Колумбия университетында татар клубын ачтык. Американнарга татарлар турында сөйлибез. Динебез, мәдәниятебез турында сөйлибез. Шунда ук Нәүрүз бәйрәмен үткәрдек. Американың башка шәһәрләреннән дә татарлар килделәр”, дип сөйли Мансур.
Университетның Халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә белем алган Мансур әйтүенчә, бүген Татарстанга “чәчәк атарга” берни дә комачауламый. Республиканың киләчәге бөек булыр, дип саный белгеч.
“Киләчәге бөек булыр дип уйлыйм. Чөнки кешеләребез бик тырыш, бик акыллы. Күп укыйлар. Чит илләрдә укучы студентларыбыз бар. Кешеләребезгә ышанам. Әмма тел мәсьәләсе бик авыр дип уйлыйм. Татарларга үз телен югалтырга ярамый. Шул ук хәл динебезгә дә кагыла. Шуңа күрә, кайда гына яшәсәк тә, сабантуйлар уздырырга, дини үзәкләр булдырырга, балаларга татар телен өйрәтергә кирәк. Хәзерге татар дусларымның күбесе татар телен беләләр, тамырларын онытмыйлар. Мин – оптимист. Татар милләтенең потенциалы бик зур. Аны үстерер өчен динебезне, телебезне, тарихыбызны онытмаска кирәк. Боларны онытсак, милләтне югалтачакбыз”, дип фикерли Мансур Җиһаншин.
Мансур Татарстанда нинди дә булса бизнес ачарга хыяллана һәм, мөмкинлек булса, кайтып үз көчемне сынап карар идем, ди. Үзе Казанда ике генә мәртәбә булган. Республикада тормышның ничек барганын белмим, шунысы проблем, дип сөйли татар егете.
Казан яхшы хисләр калдырган. Бөтен җирдә татарча сөйләшәләр, мәчетләр бар. Болар барысы да йөрәгемә бик җылы күренде, ди Мансур. Үзе кайчан да булса әти-әнисенең туган авылына һәм Болгарга барырга хыяллана.
“Әтием дә, әнием дә Үзбәкстанга Казан якларыннан күченеп киткәннәр. Түбән Каменка һәм Кормаш авылыннан дип хәтерлим. Икенче мәртәбә Казанга килсәм, шушы авылларга һәм Болгарга барырга телим, чөнки Болгар ул безнең тарихыбыз. Дусларым белән татар тарихы турында күп бәхәсләшәбез, ә менә Болгарда бер тапкыр да булганым юк”, диде Мансур Җиһаншин.