Казанның Бауман урамында оештырылган пикетта "Карл Маркс урамы 41/13, татар йортына кагылмагыз!","1552 ел - Казанда татарлар бетерелде, 2013 ел - татарларны өеннән куалар", "Закиров, Метшин, татар йортын сату - татар халкын сату!" дигән һәм башка татарча һәм русча шигарләр күтәрелде.
Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Рәүф Ибраһимов сүзләренчә, пикетка чыгуының сәбәбе ТИҮ бинасын сатуга гына бәйле түгел.
"ТИҮ бинасын сатырга тырышу - ул татар милләтен юкка чыгару сәясәтенең бер дәвамы гына. Ә бина мәсәләсенә килгәндә, бүгенге көндә Татарстан 500-600 миллиард сум акчасын Мәскәүгә җибәреп тора. ТИҮ бинасы чыгымнарын микроскоп аша карасаң да, Татарстан бюджетын баета алмый. Татарстан дәүләт буларак шушы бинаны саклап калырга тели икән, ул авыр мәсьәлә түгел. Әмма Татарстан җитәкчеләренең бер күзе Казанга караса, икенче күзе Мәскәүгә карый. Нәкъ менә Мәскәүнең безгә карашы шушы бинада чагылыш таба да.
Әлегә кадәр безгә бу бинадан чыгып китегез дип әйтүче булмады. Әмма интернет аша бу бинаның 29 августта аукцион аша сатуга куелганын белдек. Сатуга куелган икән, ул сатылачак инде. Әмма милли хәрәкәт мескен булырга тиеш түгел. Безгә 1991 елда Фәүзия Бәйрәмова бик яхшы үрнәк күрсәтте. Әгәр дә ТИҮ бинасын чынлап торып сатырга уйлыйлар икән - без ачлык игълан итәчәкбез. Безне моңа мәҗбүр итәләр һәм без моңа әзер. Әгәр дә бу шулай була икән, килеп туган низаг бары тик артачак кына", диде Рәүф Ибраһимов.
Пикетта катнашкан җәмәгать эшлеклесе Илдус Садыйк Татарстан җитәкчелегенең ТИҮ бинасы сатылган очракта килеп туачак вәзгыятьне аңлап бетермәвен искәртте.
"Татарстан җитәкчеләре дә, депутатлары да Мәскәүгә каршы бер сүз дә әйтә алмый. Ә без әйтә алабыз. Чөнки без халыкның фикерен беләбез. Халык әйтәсе сүзне без әйтергә тиеш. Әгәр безнең җитәкчеләр сәясәтне әз генә булса да аңлыйлар икән, безне алар үзләре күтәреп йөрергә тиеш. Спартакиадаларга акча табыла бит, бу бинага гына акча табылмас мени?", диде ул Азатлыкка.
Шуны да әйтергә кирәк, бу бинада татар иҗтимагый үзәгеннән тыш, татар морзалары мәҗлесе, “Азатлык” татар яшьләре берлеге дә үзләренең җыелышларын үткәреп килә. Шулай ук татар яшьләренең "Фикер" милли бәхәс клубы, "Татарлар" киноклубы, "Шәрекъ" клублары да әлеге бинада җыела.
Пикет барышында ТИҮ вәкиле Фәрит Зәкиев Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә язылган ачык хат таратты. Анда татар иҗтимагый оешмалары урнашкан бинаны саттырмау мәсьәләсендә республика президентыннан ярдәм сорала.
"Азатлык" хәбәр иткәнчә, Карл Маркс урамындагы 41/13-нче йортның сатылачагы турында Казан шәһәренең җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты сәхифәсендә язылып чыккан иде. Федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас истәлеге булган бу бинаның башлангыч бәясе 11 миллион 624 мең сум итеп күрсәтелә. 29 август көнне әлеге бинаны сату өчен аукцион оештырылачагы хәбәр ителә.