Рамазан ае да тәмамланды. Аллаһыдан Коръән иңгән бу ай мөселманнар өчен иң изгесе булып тора. Бу айда изге китаптан укылган бер сүз мең савапка тиң. Динне тәнкыйтьләгән чордан соң күп еллар узса да, илебез төбәкләрендә белемле имамнарга кытлык зур әле. Шуңа да ул якларда тәртипсезлек, эчкечелек еш очрый. Бу кыен хәлдән чыгарга безгә төрекләр ярдәм итә. Ел саен Төркия дәүләте төрле илләргә Коръәнне яттан белүчеләрне – хафизларны җибәрә. Алар Рамазан ае буе динебезнең асылын аңлатып, вәгазьләр сөйләп, ифтар мәҗлесләре үткәреп йөриләр. Быел Русиягә килгән 150 Коръән хафизның өчесе Азия өлеше мөселман идарәсе казыяте кул астында эшли. Аларны чакырган, урнаштырган, ай буе бәйләнештә торган казыят мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин бу турыда тулырак сөйләргә булды:
– Мостафа Меми Чехова мәчетендә калды. Аңа 35 яшь, хатыны, ике баласы бар. Ул унбер яшеннән ундүрт яшенә кадәр Коръәнне яттан өйрәнгән. Икенчесе – Мәхмүтне Аромаш районына билгеләдек. Ә Мурад Вагай районының Татар Вагай авылына китте. Алар бик тырышып эшләделәр. Бераз телгә төшенеп алгач, ифтар мәҗлесләрен үткәрделәр, тәравих һәм башка намазларны укыдылар. Бу инде ислам нурын җәелдерүдә бик зур этәргеч булды, аларга иксез-чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Төрек дин белгечләре арасында ныгыган дуслык өлкәбездә ислам динен үстерүдә зур роль уйнаячак. Алар Төркиягә укырга балаларыгызны җибәрегез, без аларга ислам нигезләрен өйрәтербез, диделәр.
Коръән хафизлар дин йомшаграк якларга билгеләнде. Без ерак районнарга гел барып йөри алмыйбыз. Аларны бераз селкетү, күтәрү өчен төрекләрне җибәрдек. Хафизлар, әлбәттә, бер генә мәчет белән чикләнмәделәр. Якын-тирәдәге авылларда йөрттеләр үзләрен. Үзебез тырышлык белән салынган Чумык мәчетендәге актив кешеләр берсен алдан ук чакырып куйган иде. Вагай районында Индәр, Ялуторда Аслана, Аромашта Чумык, Яркәүнең Сала, Төмәннең Индрәй, Чаплык, Акъяр, Яңавыл, Кугалы, Мельникайте мәчетләрендә ифтарда катнаштык. Бу искитәрлек матур, файдалы очрашулар булды. Алар ватып-җимереп татар-төрек телләрендә вәгазьләр укыдылар. Халык сокланып, исе китеп тыңлады. Ул ифтарларны оештыруда булышкан Шамил Юмаевка, Вәли һәм Гали Рәхмәтуллиннарга, Ирина Пуписевага чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Былтыр шундый хәл булды: бер төрекне Сала авылына җибәрдек. Икенче көнне телефоннан шалтыраталар, без аны аңламыйбыз, алып кайтыгыз, диләр. Мин аны икенче җиргә урнаштыру мәшәкате белән йөргәнче, тагын Саладан шалтыраталар, килмәгез, безгә ул бик ошый, аны яратабыз, беркемгә дә бирмибез, дип. Ә хәл болай булган икән: төрек Коръән хафизы төннәр буе сүзлек белән утырган да, кешеләр аңларлык итеп сөйләшергә өйрәнеп куйган. Аннары ныклап дуслашып киткәннәр, соңыннан да Төркиядән китаплар җибәргән. Быел да аны сораганнар иде, тик бер илгә ел саен төрле кешеләрне җибәрәләр икән.
Аллага шөкер, шулай тырышлык ярдәмендә халкыбызның дини белемен үстереп киләбез. Ифтар мәҗлесләрен оештыручылар да арта. Авыллардан яшьләр дини белем алып, туган якларында дин нигезләрен сакласыннар өчен дә тырышлык куябыз. Аннан соң, авылда яхшы имам өчен яшәү шартларын да булдырырга кирәк бит әле. Аның гаиләсен туендырасы, балалар үстерәсе, көн итәсе бар. Бу ягы хәл ителмәгән килеш, дин юлына баскан элекке колхозчылар-бабайлар белән генә канәгатьләнергә кала. Аларның кайберләренең әле иманнары да нык түгел.
Ураза бәйрәме көнне барлык мәчетләрдә гает намазлары укылды, гаиләләрдә гает ашлары үткәрелде. 10 августта “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сарае янында һәм 11ендә мөселманнар өчен ураза бәйрәмнәре оештырылды.