Мәшһүр татар композиторы София Гобәйдуллина 93 яшендә вафат булган. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итте. 1992 елдан бирле ул Германиядә яши иде.
София Гобәйдуллина 1931 елның 24 октябрендә Чистай шәһәрендә дөньяга килә, ә балачагы һәм яшьлеге Казан шәһәрендә уза. Мәктәпне тәмамлап, Казан консерваториясенә фортепьяно бүлегенә укырга керә. Монда ул Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Альберт Леман, Семен Казачков, Леопольд Лукомский кебек укытучыларда белем ала. 1954 елда Софья Гобәйдуллина Мәскәүгә күченә һәм шунда ук консерваторияне дә бетерә. Шул ук елларда ул документаль, нәфис, мультипликацион фильмнарга музыка яза: "День ангела", "Маугли", "Анна Голубкова", "Чучело", "Кошка, которая гуляет сама по себе" һ.б.
1969 – 1970 елларда Мәскәү эксперименталь электрон көйләр студиясендә эшләп ала, 1975 елда "Астрея" группасы белән бергә эшли. 1992 елда композитор Германиягә күченеп яши башлый.
1970 елларда чит илләрдә ул камера музыкасы остасы булып таныла. Шул ук вакытта ул симфоник оркестр өчен әсәрләр иҗат итә. Атаклы скрипкачы Гидон Кремер София Гобәйдуллинаның әсәрләре белән бөтен җир шарын әйләнә. Нью-Йорк, Бостон, Париж, Берлин, Франкфурт-ам–Майн, Мүнһен, Лондон, Варшава тамашачыларын таң калдыра.
2005 елда Казанның меңьеллыгына багышлап София Гобәйдуллина дөньякүләм турне оештыра.
2013 елда 82 яшьлек композитор Лондонда "The rest is noise" исемле фестивальдә катнаша.
2011 елдан Татарстан Симфоник оркестры тырышлыгы белән еллык "Конкордия" фестивале игълан ителә. Фестивальдә танылган Россия һәм чит ил композиторлары чыгышларын күрергә була. Казанда аның исемен йөрткән халыкара пианистлар конкурсы үтә.
Казанда София Гобәйдуллина яшәгән йортта хәзер аның исемен йөрткән музыкаль Үзәк эшли.
2018 елда Гобәйдуллина АКШ киноакадемиясенә әгъза буларак чакырылды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум