Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сәләт”кә биш мең кеше җыелды


“Сәләт”кә биш мең кеше җыелды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:16 0:00

Алексеевски районының Биләр җирлегендә II Халыкара “Сәләт” уку-укыту яшьләр форумы башланды. Биш көн дәвам итәчәк чарада биш мең кеше катнаша.

Форумга "Сәләт-Бөгелмә", "Сәләт-Биектау", "Сәләт-Рухият", "Сәләт Кол Шәриф оныклары", "Сәләт-Саба", "Сәләт-Батыр", "Сәләт-Кайбыч", "Сәләт-Биләр Каласы", "Сәләт-Кандрыкүл", "Сәләт-Болгар", "Сәләт-Изге Чишмә" аланнарыннан үсмерләр килде.

Чит ил вәкилләренә килгәндә, биредә Гарәп Әмирлекләре, Кытай, Австралия, Чехия катнашучылары бар. Катнашучылар инде чатырларда урнашып беттеләр. Быелгы форумда барлыгы 5 мең кеше катнаша.

Бу алан биләмәләрендә медиа-центр, ачык һавадагы китапханә, иҗат остаханәләре, концерт мәйданы бар. Free Space дигән мәйданда Циферблат кафесы хезмәт күрсәтә. Форумда катнашучылар анда җыелып фикер алыша, фильмнар карый.

Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты белгечләре ярдәмендә агачтан кызыклы сәнгать корылмалары булдырылган.

Катнашучылар ачылыш көнендә бер-берсе белән танышу програмнарында катнашты. Кичен аларга “Без кайттык сиңа, Биләр!” сәламләү концерты тәкъдим ителде.
XS
SM
MD
LG