Мордовиянең Азюрка авылында елына 50-60 бала туа. Һәр гаиләдә уртача өч бала бар, кайберләрендә 6-7 бала тәрбияләнә. Элегрәк кайберләренең әти-әниләре Русия буйлап сату итәргә чыгып китү сәбәпле, балалар әби-бабалары тәрбиясендә үсә торган булган, ләкин хәзер алар замана таләпләренең үзгәрүен әйтә. Авылда балалар бакчасы булдыруны кайгыртучыларның берсе Айсә Әхмәров сүзләренчә, хәзер инде мәктәпкә кергәндә үк балалар әзерлекле булырга тиеш.
“Өйдәге тәрбия белән балалар бакчасындагы тәрбия бер түгел. Балалар бакчасында әзме-күпме мәктәпкә әзерлек бара. Хәзер мәктәпкә кергәндә дә, укыганда да таләпләр бик зур. Балалар бакчасында тәрбияләнгән балаларның карашы киңрәк. Анда шулай ук балалар режимга өйрәнә. Шуңа балалар бакчасы булдырырга кирәк”, ди ул.
Хәзер авылдагы 375 баланың 297-се өйдә тәрбияләнә, кырыклабын ата-аналары көн дә үз хисабына 12 чакрым ераклыкта урнашкан Ромодан район үзәгендәге балалар бакчасына йөртә, калганнары мәктәп каршындагы үзәккә йөри. Район үзәгенә йөргән балалар, әлбәттә, урысча тәрбияләнә.
Балалар бакчасын салуны сорап 2011 елда мәктәп җитәкчесе дә хакимияткә мөрәҗәгать иткән булган. Шулай ук Әхмәров та Мордовия хөкүмәтенә хат юллаган. “Ул мөрәҗәгать Ромадановский район башлыгына җибәрелгән. Алар быел балалар бакчасы проект-смета документларын ясау өчен бюджеттан 500 мең сум акча бирү планлаштырылуын әйтә. Бу бит әле төзелешкә түгел, ә проект документлары өчен генә биреләчәк акча”, ди Айсә.
Аның әйтүенчә, халыкка балалар бакчасы турында берни хәбәр ителми. Шуңа күрә һәрбер ишегалдында диярлек бу мәсьәлә күтәрелә, инде балалар бакчасы булмаячак икән, мәктәптән балалар бакчасы ясыйлар икән дигән сүзләр дә таралган.
Юкса сайлау алды кампаниясе барышында “Бердәм Русия” фиркасе вәкилләре, район һәм авыл шурасы депутатлары Азюркага килеп халыкка балалар бакчасы булачагын вәгъдә иткән булган.
“Безнең авыл халкы шуңа күрә “Бердәм Русия” фиркасенә тавыш бирде. Алар монда 97-98% тавыш казанды. Без шул балалар бакчасы өчен генә алар өчен тавыш бирдек”, ди Әхмәров.
Шулай ук хакимият башлыгы да “Яңа Гасыр” телевидение каналына республика бюджетында балалар бакчасы ачуга акча каралганын әйткән булган. Бу сүзләр 2011-2012 елда әйтелгән. Әмма әлегә кадәр бернинди гамәлләр дә күренми. Авыл халкы инде балаларын укымышлы итү өчен өлкә башкаласы Саранскидагы мәктәпләргә җибәрә башлаган. Азюркадагы мәктәп тә район мәктәбе белән тигез дәрәҗәдә йөри. Авылда барлыгы 362 бала белем ала.
“Мәктәпкә дә үз укытучыларыбыз кирәк, чөнки район үзәгеннән килеп урыс укытучылары укыта. Мәктәп җитәкчесе, аның урынбасары үзебезнең авылныкылар, ә математика, физика, биология һәм тагын кайбер фәннәрдән урыс укытучылары укыта. Мәктәпкә яңа җитәкче килгәч укучыларны югары белем алырга өнди башлады. Хәзер күбесе педагогик институтларга керде. Алар авылга кайтса, үзебезнең укытучылар булачак. Авылга үсеш кирәк. Безнең авылда укымышлы кешеләр аз”, ди Әхмәров.
Азюркада барлыгы өч меңгә якын кеше яши. 2007 елда авылда төнлә хакимият бинасы, кибет, клуб, почта, китапханә янган. Алар бөтенсе бер бинада урнашкан булган.
“Хәзер инде авыл җыелышлары да мәктәптә уза. Мәктәбебез ике катлы – зур. Безгә хәзер мәдәният йорты да кирәк”, ди Айсә.