Кызлар һәм малайлар өчен «Аль-Ансар» җәйләвеге үткәрелә һәм шулай ук авыл мәчетләрендә балалар өчен ике атналык-ун көнлек дәресләр дә бирелә.
Мордовиянең Ромодан районы Азюрка авылы мәктәбендә әхлак дәресләренә 60 кыз йөри. Аларга монда Рауза һәм Талибә апалары дин, әхлак, пәйгамбәрләр тарихын укыта һәм кызлар шул арада спорт белән дә шөгыльләнә. Төркемнәргә бүленеп, төрле спорт ярышлары да үткәрәләр. Алар хәзер аркан тартышырга җыена һәм һәрбер эшне башлаганча бу ярышны да дога белән башлый.
Хәзер аркан тартып «Ислам йолдызлары» төркемен «Дуслык» төркеме кызларын җиңде. Җиңгәч, кызлар шатлыктан «Аллаһу әкбәр» дип кычкыра:
Спорт ярышлары беткәч, Рауза апалары Азюрка кызлары арасында пәйгамбәрләр тарихын белү буенча бәйге уздырды. Кызлар, группаларга бүленеп, мәктәп янында үскән яшел үләнгә утырганнар, апалары аларга сораулар бирә. Бу ярышны да алар «әгүзе билләһи» белән башлый.
Мордовия балалары бу җәйге дәресләрдә Коръән сүрәләрен дә өйрәнә, аеруча сәләтлеләре азанчылар бәйгесенә конкурсына әзерләнә. Шуларның берсе, Ләмберә районының Аксюн авылы мәктәбенең икенче класс укучысы Әхмәт Бадретдинов. Ул күп кенә Коръән сүрәләрен дә белә инде.
Әхмәтнең әтисе Мөхәммәд хәзрәт Бадретдинов Ләмберә районының Чирмиш авылында балалар белән дин дәресләре алып бара. Бу дәресләрдә балалар саны күп – Чирмиш авылының 45 малае һәм кызы, урамда уйнап йөрү урынына, мәчеттә парта артында утыра.
Мордовиянең иң зур татар авылы булган Ләмберә авылында балалар өчен дин дәресләрен мондагы имам Абдулкәрим хәзрәт Әбдрәшитов алып бара. Дәресләр арасында хәзрәт белән әңгәмә кордык.
– Сезнең Ләмберә авылында унбер мең кеше яши, шуларның яртысы татарлар. Әмма дәрескә йөрүче балаларның саны алты гына. Моны ничек аңлаталасыз?
– Ләмберә авылында татар халкы күп булса да, аларның күбесе диннән ерак. Күбесе диннән курыккан кебек. Чөнки күбесенең балалары мәчеткә йөрергә тели, әмма аларның ата-анасы каршы килә.
– Хәзрәт, ел ярым элек «Столица С» дигән бер газетта «Я - зомби» дигән мәкалә чыккан иде. Бер Ләмберә кыз мәчеткә йөреп, акылдан язды диелгән иде анда. Бу шул мәкаләнең йогынтысы түгелме?
– Бу мәкалә дә бик тәэсир итте халыкка. Чөнки ике ел элек без шулай ук җәйге дәресләр оештырган идек, утызга якын бала җыелган иде. Ә узган елны бер кеше дә килмәде. Быел исә мәчеткә йөрүчеләребезнең балалары гына, алты бала җыелды. Әти-әниләре каршы булганлыктан калган балалар килмәде. Минемчә, бу шул мәкаләнең нәтиҗәсе.
Шулай итеп, Мордовиянең төрле татар авылларында татар балаларының исламга тартылуын ата-аналар хуплап каршы алалар. Бер зур татар авылы Ләмберә авылы гына, бу эштә артка калган. Әлбәттә, Ләмберә татарларының исламнан куркуын исламны һәм мөселманнарны хурлаган бер газет мәкаләсе белән генә аңлатып булмый. Монда башка факторлар да бар. Беренче урында күбесенчә үз татарларыбыздан торган район администрациясенең эшчәнлеген күрсәтергә була.
Сүз уңаеннан, бу көннәрдә Ләмберә кызы Эльвира Әхмәтовага яла ягып, нахак сүзләр язып, Мордовия мөселманнарына, аларның җитәкчеләренә ялган гаепләр тагып «Я – зомби» исемле мәкалә чыгарган «Столица С» газетына каршы бер елдан артык барган мәхкәмә эше тәмамланды. Мәхкәмә бу ялганчы һәм нахак таратучы газетаның бернинди дә гаебе юк дигән хөкем чыгарды. Бу хөкем белән килешмичә, Мордовия дини нәзарәте республиканың Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.
Бәлки, Югары мәхкәмәнең Мордовия мөселманнары турында нахак таратучы бу «Столица С» газетасының гаебен танырга көче җитәр.