Арчада укытучыларның август киңәшмәсендә президент Рөстәм Миңнеханов республикада татар телен укыту яки укытмау турындагы сөйләшүләргә нокта куярга чакырды. Татар теленә кимсетелгән телгә караган кебек карарга кирәкмәгәнлеген ассызыклады ул: “Тел кирәк, тел кирәкми дип куертып утырасы түгел. Кайсы тел дә кирәк, әгәр мин тагын ике-өч тел белсәм, начармыни? “Татар теле кирәк, кирәк түгел” – бу нинди ахмаклык тагын. Әлбәттә, кирәк.
Бала балалар бакчасында, мәктәптә булганда бөтен телләрне өйрәнергә тиеш. Рус, татар, инглиз, әгәр мөмкин икән – кытай, испан телен дә. Бу нинди сөйләшүләр тагын? Ул бит баланың белемлелеге, аның көндәшлеккә әзер булуы. Әйтерсең лә татар теле ниндидер кимсетелгән тел. Без Татарстанда яшибез.
Әлбәттә, татар теле киләчәктә кирәк булачак. Бала төрле илләргә бара, башка телләрне өйрәнгәндә татар теле аңа нигез булып тора ала. Шуның өчен өстәмә рәвештә, ата- ана теләге белән, татар яки рус теле дәресләре укытылу сорала икән, күпме сәгать кирәксә, шулкадәр биреләчәк .
Чуаш, мари, мордва, удмурт телләренә, алар өчен белгечләр әзерләүгә дә игътибар итәргә тиешбез. Без Татарстан мисалында, милли телләргә нинди мөнәсәбәт булырга тиешлеген күрсәтергә тиеш. Телне уку кирәк яки кирәкмәү турында нинди сөйләшүләр бу? Ул бит халыклар, мәдәниятләр дигән сүз. Әгәр дә телне югалтсак, аннары барысы да югалачак”, диде президент.
Бүгенгә Татарстанда татар телендә укыткан 854 мәктәп бар. Әмма республиканың алты район мәктәбендә әлегә кадәр татар телле сыйныфлар да юк. Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттахов әлеге районнар турында хәбәр биреп, аларны тәнкыйтьләп узды: “Күңелне борчычган тагын бер мәсьәләгә тукталып китәргә кирәк. Инде ничә еллар тәнкыйтьләнүгә карамастан, бүген алты район үзәгендә татар мәктәбе генә түгел, татар телендә укыту сыйныфлары да булдырылмаган. Бу – Әгерҗе, Аксубай, Балтач, Югары Ослан, Лаеш һәм Спас район үзәкләре. Бу бик зур хата.
Мәктәпләребездә рус телендә генә укытуны, БДИ рус телендә булуына сылтау, телне саклау – гаилә учагы, дип карау, тамырдан дөрес түгел. Ни өчен милли мәктәп төшенчәсе, кимчелекле мәктәп синонимына ия булырга тиеш? Ана теле ул – кешенең үзен саклап калу, яшәтү чарасы, кешенең умыртка баганасы.
Гёте: “Үзенең туган телен белмәгән кеше чын мәгънәсендә шәхес була алмый”, дип язып калдырган. Хөрмәтле район башлыклары, бу мәсьәлә нигездә сездән тора", диде министр.
Читтәге татарларга телне өйрәтү өлкәсендә дә эшләр киңәйтеләчәген әйтте Энгель Фәттахов: "Татарстаннан читтә татар телен, мәдәниятне үстерү өлкәсендә чит илләрдә һәм Русия төбәкләрендә яшәүче талантлы яшьләргә ярдәм итүне киләчәктә дә оештырачакбыз. Татар теле, әдәбиятыннан бөтендөнья олимпиадасын ел саен уздыру карала, аның финалын Габдулла Тукай туган көненә багышлап үткәрү планлаштырыла. Шулай ук Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар балаларына республикада телне өйрәтү максатыннан, җәйге ял белән тәэмин итү эшен киңрәк оештыру планлаштырыла”, дип белдерде министр.