2000нче еллар уртасыннан башлап Роспотребнадзор бик күп азык-төлекне тыйды. Кайвакыт бу тыюлар ике-өч атна гына, ул азыкны сатучы ил белән Русия арасындагы сәяси яки икътисади бәхәс чишелгәнчегә кадәр генә дәвам итте. Ә кайвакыт, мәсәлән Польша очрагында, бу тыю бик озакка сузылып Русиянең Европа Берлеге белән мөнәсәбәтләрендә дә чагыла башлады. Онищенко тыйган бу азыклардан бик яхшы табын әзерләп булыр иде. Азатлык Радиосы сезнең игътибарга шул тыелган азыклардан "әзерләнгән" табын тәкъдим итә.