Accessibility links

Фестиваль көндәлеге

5-11 сентябрь көннәрендә Казанда IX халыкара мөселман киносы фестивале уза. Азатлык бу вакыйганың иң кызыклы мизгелләрен көндәлеккә теркәп бара.

"Путь золотого динара" игътисадчылар өчен генә фильм, миңа калса. Дөньяда кәгазь акчаның кирәксезлеге, алтын-көмеш динарга кайтуның кирәклеге исбатланды, бер кечкенә илдә динарның кулланышка кертелүе турында сөйләнде. Күңелсез фильм, тар аудитория өчен ул. Дәрес кебек тоелды, кызыксындыру моментлары булмады. Фильм игътисадны яхшы белүчеләр, аңлаучылар өчен булды, гади халык аңламас дип уйлыйм. Күпләр 15 минуттан соң чыгып тайды.
--Наил Нәбиуллин
Азәрбайҗаннан "Тающий остров" фильмы ярымутрауның утрауга әйләнеп, анда калган берничә гаиләнең тормышы турында. Ул утрау комнан тора һәм көннән-көн кечерәя, кешеләре кими. Шул утрауны, андагы кешеләрне, хәлләрне татар халкының хәзерге хәле белән чагыштырдым. Татар да ком сыман, туган телне, милләтне саклау өчен берни эшләми диярлек, "кирәк" дип сөйләшүләрдән ерак китмибез. Ә милләтебез комлы утрау сыман көннән көн урыслаша, бетә. Дәүләт дәрәҗәсендә радикаль үзгәрешләр ясамасак, башка эшләр файдасыз...
--Наил Нәбиуллин
"Звучит азан над небом Беларуси" елата язды. Алты гасыр элек хәзерге Беларус җирләренә күченгән милләттәшләребезнең бүгенге халәте турында. Татар телен инде күптән җуйсалар да, татарлыклары җаннарында бар, күзләрендә күренә! Шулкадәр зур тырышлык белән мәчетләрен торгызулары күңелгә үтеп керә. Бактың исә, Минскида да 1902 елда мәчет ачылган булган. Аны да татар акчасына салганнар, ә советлар елларында мәчетне җимерәләр. Яңа мәчет бинасын инде 10 елдан артык төзиләр, һаман төзеп бетерә алмыйлар.
--Раил Өметбаев
Былтыр Финляндия татарлары турында "Мәчеткә илткән юл" - документаль фильм булса, быел Беларус татарлары турында "Звучит азан под небом Беларуси!" тәкъдим ителде. Димәк, фестиваль татарларны танытырга ярдәм итә, шунсы куандыра. Бу фильмнар татар әле ул Казан һәм Татарстан гына түгел, ә бөтен җир шарында: Австралиядән алып Америкага кадәр, Камчатка, Япония һәм Кытай, башка илләрдә дә - үзенең хезмәт сөюе, тырышлыгы, мәгърифәтле булуы белән эз калдырган халык икәнне дәлилли.
--Гөлназ Бәдретдин
Иранның “Этник туй” документаль фильмы бу илдә яшәүче кайбер халыкларның туйдагы гадәтләренә багышланган иде. Беткәч режиссерга сораулар, ә ул аларга җавап бирде. Урыс һәм инглиз теленә тәрҗемә иттеләр, ә татар теленә тәрҗемә булмады. Татарстан башкаласында үтә торган бу фестивальдә, татар теленә тәрҗемә, татар телендә рекламнар да нигә юк? Титрлар да инглизчә бара, татар теле тагын юк. Бу мескенлекме, татарлыкка хөрмәт шул дәрәҗәдәме? Без ким мени дигән сорау туа!
--Наил Нәбиуллин
Азәрбайҗаннан килгән “Степняк”тан исеменә күрә дала, гаскәрләр, ханнар турында бер шәп фильм көттем. Әмма ул 20 ел элек тирәсе булган хәлләрне чагылдырды һәм күбрәк социаль, дөньяви, ир-ат белән хатын кыз мөнәсәбәтләренең нечкәлекләренә багышланганрак фильм булып чыкты. Матур фильм, карарга киңәш итәр идем.
--Наил Нәбиуллин
Сергей Киатров төшергән татар мультфильмнарын карадым. Режиссерга һәм ул мультфильмны эшләгән барлык кешеләргә афәрин дип әйтәсе килә. "Шүрәле"не шундый мавыктыргыч, кызык итеп төшергәннәр. Әле аңа шәп музыка һәм җырлы композицияләр дә өстәгәннәр. Әмма мультфильмнарны урысча карау, ничектер уңайсыз булды. Анимациянең шәп булуы, музыкасы туры килүе, бу режиссер әсәрләренең мөмкин кадәр тизрәк татар версиясен дә эшләргә кирәк дигән фикергә китерде.
--Наил Нәбиуллин
Фестивальне ачканда, төптән уйлый башласаң, сәхнәдәге костюмнар татарга ят иде, ниндидер шаманлыкның сәхнәгә менүе сизелде, безгә хас булмаган уен коралларын куллану, безнең мәдәниятне ачмый торган биюләр, җырлар иде. "Әллүки"не дә ахырда "аллелуй" дип бетерделәр. Кичә сөйләшеп торган идек, бу якларын белгечләр дә ошатмады. Бәйрәм тантанасы сай фикерле, елдан-ел түбәнәя бара торган креативлы иде.
--Рамил Төхфәтуллин

дәвам

XS
SM
MD
LG