Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фестиваль көндәлеге

5-11 сентябрь көннәрендә Казанда IX халыкара мөселман киносы фестивале уза. Азатлык бу вакыйганың иң кызыклы мизгелләрен көндәлеккә теркәп бара.

Казанда халыкара мөселман киносы фестивале башланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:44 0:00
5 сентябрь Казанда IX халыкара мөселман киносы фестивале ачылыр алдыннан матбугат очрашуы үтте. Очрашу кысаларында фестивальнең президенты, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Азатлык соравына да җавап бирде.
"Заступница" документаль фильмын карадым. Казан Изге Ана иконасы турында иде. Ачылган көнне үк бу әсәрне күрсәтү күңелемә хуш килмәде, үзегезнең урыныгызны белегез, монда кем хуҗа икәнен онытмагыз, дигән кебек яңгырады ул. Казан буйлап тәре йөрешләрен күрсәттеләр, халык бу иконага һичшиксез ышана дип әйттеләр. Руслар, православлар гына түгел, ә “россияне” диделәр.

Бөтен дөньядан җыелган мөселман халкына Казан православ шәһәре итеп тәкъдим ителде. Бу толерантлыкны күрсәтү идеме, аңламадым.

--Гөлназ Бәдретдин
Ачылыштан кайттым. Карен Шахназаров жюри рәисе, бик акыллы кеше. Бүтән мәдәният вәкиле, әмма, минемчә - башка караш. Сәнгать бит һәркемгә дә анлаешлы булырга тиеш. Советлар заманында Оскар алган Владимир Меньшов ("Москва слезам не верит" режиссеры) "...киләсе фестивальгә мин дә фильм төшереп килермен", диде. Ул Русиядә халыкчан картиналар авторы. Концерт номерлары да матур гына иде. Рудольф Нуриев турында фильм авторы Мария театрыннан балет дуэты алып килгән. Җирле артистлар да Сөембикә темасына кызык кына эчтәлекле яна бию күрсәтте. Мин һәр иҗади уңышңы кунелем белән сизәм.
--Нүрия Беломоина
Фестивальне ачканда, төптән уйлый башласаң, сәхнәдәге костюмнар татарга ят иде, ниндидер шаманлыкның сәхнәгә менүе сизелде, безгә хас булмаган уен коралларын куллану, безнең мәдәниятне ачмый торган биюләр, җырлар иде. "Әллүки"не дә ахырда "аллелуй" дип бетерделәр. Кичә сөйләшеп торган идек, бу якларын белгечләр дә ошатмады. Бәйрәм тантанасы сай фикерле, елдан-ел түбәнәя бара торган креативлы иде.
--Рамил Төхфәтуллин
Сергей Киатров төшергән татар мультфильмнарын карадым. Режиссерга һәм ул мультфильмны эшләгән барлык кешеләргә афәрин дип әйтәсе килә. "Шүрәле"не шундый мавыктыргыч, кызык итеп төшергәннәр. Әле аңа шәп музыка һәм җырлы композицияләр дә өстәгәннәр. Әмма мультфильмнарны урысча карау, ничектер уңайсыз булды. Анимациянең шәп булуы, музыкасы туры килүе, бу режиссер әсәрләренең мөмкин кадәр тизрәк татар версиясен дә эшләргә кирәк дигән фикергә китерде.
--Наил Нәбиуллин
Азәрбайҗаннан килгән “Степняк”тан исеменә күрә дала, гаскәрләр, ханнар турында бер шәп фильм көттем. Әмма ул 20 ел элек тирәсе булган хәлләрне чагылдырды һәм күбрәк социаль, дөньяви, ир-ат белән хатын кыз мөнәсәбәтләренең нечкәлекләренә багышланганрак фильм булып чыкты. Матур фильм, карарга киңәш итәр идем.
--Наил Нәбиуллин
Иранның “Этник туй” документаль фильмы бу илдә яшәүче кайбер халыкларның туйдагы гадәтләренә багышланган иде. Беткәч режиссерга сораулар, ә ул аларга җавап бирде. Урыс һәм инглиз теленә тәрҗемә иттеләр, ә татар теленә тәрҗемә булмады. Татарстан башкаласында үтә торган бу фестивальдә, татар теленә тәрҗемә, татар телендә рекламнар да нигә юк? Титрлар да инглизчә бара, татар теле тагын юк. Бу мескенлекме, татарлыкка хөрмәт шул дәрәҗәдәме? Без ким мени дигән сорау туа!
--Наил Нәбиуллин
Былтыр Финляндия татарлары турында "Мәчеткә илткән юл" - документаль фильм булса, быел Беларус татарлары турында "Звучит азан под небом Беларуси!" тәкъдим ителде. Димәк, фестиваль татарларны танытырга ярдәм итә, шунсы куандыра. Бу фильмнар татар әле ул Казан һәм Татарстан гына түгел, ә бөтен җир шарында: Австралиядән алып Америкага кадәр, Камчатка, Япония һәм Кытай, башка илләрдә дә - үзенең хезмәт сөюе, тырышлыгы, мәгърифәтле булуы белән эз калдырган халык икәнне дәлилли.
--Гөлназ Бәдретдин

дәвам

XS
SM
MD
LG