Оппозиция вәкиле Алексей Навальныйга элек чыгарылган карарны прокуратура үз көчендә калдырырга сораган иде, ә адвокатлар эшне карауда кайбер төгәлсезлекләр булуын билгеләп аклау карарын чыгаруны таләп итте.
Аерым алганда адвокат хөкемдарның алдан тыңлаулар уздырмау өчен сәбәпләр табуын, җинаять эше белән танышуга вакытны чикләү һәм шаһитләрдән сорау алуны дөрес үткәрмәүне әйтте.
Навальный һәм Петр Офицеров адвокатлары шикаятьне карау барышында финанс өлкәдә яңа экспертизалар уздыруны сорады. Шулай ук шаһитләрне чакыртып сорау алуны таләп итте, әмма боларның берсе дә канәгатьләндерелмәде.
Гаепләнүченең икесе дә соңгы сүз белән чыккач хөкемдар ярты сәгатькә үз бүлмәсенә китте һәм нәтиҗәдә аларга элек чыгарылган карарлар шартлыга үзгәртелде.
Навальный үзенең чыгышында мәхкәмә карарларын кәмит дип атады.
Билгеле булганча, 18 июль көнне Кировтагы мәхкәмә Навальныйны – биш, ә Офицеровны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарган иде. Мәхкәмә аларны "зур күләмдә кеше мөлкәтен туздыру һәм урлау"да гаепле дип тапты.
Навальный Киров өлкәсендә губернатор ярдәмчесе булып эшләгән вакытта урман сатудан 16 миллион сум үзләштерүдә гаепләнде. Шул ук эшкә катнашы булуда "Вятка урман ширкәте" җитәкчесе Петр Офицеров та гаепле дип табылды.
Әлеге карардан соң аларны сак астына алганнар иде. Шул ук көнне Русиянең күп кенә төбәкләрендә Навальныйны яклап урам чаралары узды. Казанда да Муса Җәлил һәйкәле янында халык моңа канәгатьсезлеген белдерергә килде. Чараның ниндидер аерым оештыручысы булмавы әйтелсә дә, “Народный Альянс” фиркасе координаторы Эльвира Дмитриевага халыкны урамга чыгаруда гаепләнеп аңа административ эш ачылды. 17 октябрьдә ул Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә каралачак. Дмитриева үзе Казан үзәгендә урам чарасын уздыруны сорап мөрәҗәгать итүенә карамастан, моңа рөхсәт бирелмәвен әйтте.
“Моның өчен Петров паркын тәкъдим иттеләр. Шуңа мин карар чыгарылган көнне канәгатьсезлекне белдерергә дип 1 Май мәйданына килдем. Шунда ук миңа кушылучылар да табылды”, диде ул “Вечерняя Казань” газетасына.
Навальный үзе гаепләү карарыннан соң икенче көнне түләү хисабына иреккә чыгарылып апелляция карарын көтте.
Шул ук вакытта Мәскәү мэры сайлавына намзәт буларак теркәлгән Навальный сайлау алды кампаниясен башлады. Нәтиҗәдә ул сайлауда 30%ка якын тавыш казанды. Бу көтелгәннән күпкә яхшырак нәтиҗә булды.
Мәскәү татарларының кайберләре үтәмилләтчел карашлары өчен Навальныйга тавыш бирмәячәкләрен әйткән иде. Әле күптән түгел генә Навальный урыс маршлары яклы булуын тагын бер кабатлады.