Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке студент Татарстан тарихы дәреслеген прокуратурга шикаять иткән


Cоңгы елларда Татарстан тарихына бәйле китаплар шактый чыкты
Cоңгы елларда Татарстан тарихына бәйле китаплар шактый чыкты

Казан тикшеренү техник университетын (КАИ) тәмамлаган Роман Корнилов "Татарстан тарихы" китабын кулланыштан алуны таләп итеп Русия баш прокурорына мөрәҗәгать юллаган.

Казанда яшәүче 23 яшьлек Роман Корнилов Дания Сабирова һәм Якуп Шәрәпов авторлыгындагы "История Татарстана с древнейших времен до наших дней" ("Борынгы заманнан алып бүгенә кадәр Татарстан тарихы" дәреслеген югары уку йортларында куллануны тыюны сорап Русиянең баш прокуроры Юрий Чайкага мөрәҗәгать юллаган.

Күптән түгел А.Н.Туполев исемендәге Казан тикшеренү техник университетын (КАИ) тәмамлаган егет сүзләренчә, әлеге китапта татар этносына гына өстенлек бирелгән тарихи мифлар хөкем сөрә.

"Нигездә анда урыслар басып алучылар буларак бирелә. Русия һәм Татарстан бер-берсенә тарихи дошман булган субъектлар итеп тасвирлана һәм Татарстан бәйсез дәүләт булырга тиешлегенә ишарә ясала. Моны Русия бөтенлеген бозу пропагандасы дип бәяләргә була", ди ул.

Корнилов мондый дәреслек белән студентларны укытырга ярамый дип саный һәм мәгариф министрлыгының әлеге дәреслекне чыгаруга ризалык бирүенә аптыравын белдерә.

Аның бу эшен шунда ук билгеле исламофоб Роман Силантьев яклап чыкты. Ул бу китапта урыс милләте шактый кимсетелгәнен һәм ул мөрәҗәгать язучыга ярдәм итәчәген әйтә.

"Свободная трибуна"га урыс мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Александр Салагаев та дәреслекнең урысларга каршы язылуын һәм татарларга өстенлек бирүен әйтә. Бу китапка үз тискәре карашын Казандә яшәүче тарих фәннәре кандидаты Александр Овчинников та белдергән. Ул бу китапны Русиягә каршы эчтәлекле дип атады.

Билгеле булганча берничә ел элек нәкъ Овчинников тарихчы Нурулла Гарифның "Татар халкының азатлык өчен көрәше" ("Освободительная война татарского народа") дигән китабын Мәскәүгә шикаять иткән иде. Ул бу китапта экстремист юнәлешләр бар дип экспертиза үткәрүне үтенгән иде.

Аның фикеренчә, Русиядә бер генә милләт – россиян милләте генә формалашырга тиеш. Һәм төрле милли чыгышлар - урыс, татар, башкорт һәм чечен булсын - уртак милләт булдыруга тискәре йогынты ясый, диде ул.

Галим Фаяз Хуҗин исә бу икесе ике мәсьәлә булуын әйтә.

Фаяз Хуҗин
Фаяз Хуҗин
“Нурулла Гариф китабында барысы да дөрес иде. Урысларга бераз чын тарихны дә күрсәтеп бирергә кирәк. Әлбәттә ул вакытта артык тирәнгә китмәделәр. Овчинников шулай да үз фикерендә калды. Әмма ул китап тарихи чыганакларга нигезләнеп язылган. Алар татарлар да дөресен яза һәм күзгә карап әйтә алуны күрсеннәр.

Ә бу дәреслек формасында студентларга тәкъдим ителгән китапны мин күптән карап чыккан идем. Беренче басмасы элегрәк чыккан иде, хәзер икенче басмасыннан укыйлар. Анда археолог күзлегеннән караганда дөрес булмаган нәрсәләр бар. Алар төрки тарихны артык тирәнгә җибәрәләр. Таш гасыр чорында ук төрки кабиләләр яшәгән рәвешендә күз алдына килә.

Мин бу дәреслекне тәнкыйтьләргә урын бар дип уйлыйм, әмма прокуратурга шикаять итәрлек нәрсә күрмим. Халыклар арасында ыгы-зыгы тудырырга сәләтле дәреслек түгел”, ди ул.

Корниловны бу дәреслектә күбрәк Хуҗин әйткән төгәлсезлекләр түгел, ә татарларның өстенрәк итеп күрсәтелүе борчый.

“Кайсы гына илдә чыга торган мәктәп дәреслекләрен алып карама бөтенесе үзенең халкын мактый, ә башкаларны түбәнсетебрәк күрсәтергә тырыша. Русия дәреслеген алып карасаң шулай ук урыслардан башка халыклар турында бик аз гына әйтеп кителә. Кайберләре әле бөтенләй искә дә төшерелми. Бу күзлектән караганда артык тәнкыйтьләп булмый. Без татарлар турында язабыз.

Татарстанда яшәүче халыкларга адресланган бу басма, шуңа күрә татарларны күтәребрәк күрсәтергә безнең тулы хокукыбыз бар һәм нигезе дә бар. Бу яктан мин авторларны яклап чыгар идем.

"Татарстан тарихы" китабы тышлыгы
"Татарстан тарихы" китабы тышлыгы
Мин үзем дә дәреслекләр язган кеше һәм бер дә үзеңнең халкыңны кимсетеп күрсәтәсе килми. Әгәр Рыбаков, Преображенскийлар татарлар кеше ашый торган халык дип яза икән, академиклар шулай язды дип хуплап утыра алмыйм, юк аларга каршы киләм һәм татарларны цивилизацияле халык дип күрсәтәм.
Борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр татар халкының тарихы яктыртылган дәреслекне ике генә кеше язарга тиеш түгел. Мин мәсьәлән борынгы һәм урта гасырларны язам. Аннары инде 1552 елдан башлап минем тема түгел. Күп укыган кеше булсам да, ул чорның үз белгечләре бар.

Монда Шәрәпов та, Сабирова да совет заманында тәрбияләнгән һәм фәнни эшчәнлекләре шул заманда үткән кешеләр. Икенчедән, совет чоры белән шөгыльләнделәр. 19 гасырдан башлап тагын да борынгыракка китсәң ул аларның темасы түгел һәм шуңа ул чорларны язганда күбрәк ялгышлыклар да киткән. Бу коллектив эш булырга тиеш. Әлбәттә бу дәреслек белән чикләнеп калырга ярамый, Татарстан студентлары өчен яңа дәреслек кирәк. Безнең моңа әзерлекле белгечлекләр бар”, ди Хуҗин.

Әйтергә кирәк, соңгы вакытта тарих укыту мәсьәләсе Татарстанда тагын куертыла башлады. 2012 елда Русия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе төбәге үзәге Татарстан һәм татар халкы тарихы дәреслекләрендә үткәнне бозып күрсәтүгә багышланган түгәрәк өстәл үткәрде. Анда татар тарихына бәйле укыту дәреслекләрендә Русия дәүләте һәм урыс халкына карата дошман образын тудырудагы роле тикшерелде.

“Соңгы 20 елда Русиягә каршы шулкадәр күп әдәбият басылды, шуңа урысларны сөймәүче татар яшьләре кайдан килә дип аптырыйсы юк”, диде Корнилов мөрәҗәгате белән бәйле үзәкнең элекке җитәкчесе Рәис Сөләйманов “Московский комсомолец”ка.
XS
SM
MD
LG