Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

18:13 2.3.2014
Андерс Фог Расмуссен
Андерс Фог Расмуссен

НАТО МӘСКӘҮНЕ КИСӘТӘ -- НАТО генераль-секретаре Андерс Фог Расмуссен Русиянең Украинага гаскәр кертүе Европаның тынычлыгына һәм иминлегенә куркыныч тудыра дип белдерде. Ул Мәскәүне көч кулланудан ваз кичеп, Украинадагы вазгЫятьне җайга салу өчен ашыгыч чаралар күрергә чакырды.
18:14 2.3.2014
Роберт Миңнуллин: "Кырымда вазгыять телевидениедә күрсәтелгәнчә түгел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:10 0:00
КЫРЫМДА ВАЗГЫЯТЬ ТЕЛЕВИЗОРДАН КҮРСӘТЕЛГӘНЧӘ ТҮГЕЛ -- Татарстан төркемендә Кырымда төрле очрашуларда катнашып кайткан Югары шура депутаты Роберт Миңнуллин барып үз күзебез белән күргәч, андагы вазгыятьнең монда телевидениедә күрсәтелгәнчә булмавын аңладык, диде. Миңнуллин әйтүенчә, Кырымда төп каршылык урыслар белән кырымтатарлар арасында. Күпчелекне тәшкил итүче урыслар Русиягә кушылу шигарләре күтәрсә, кырымтатарлар Украинада калырга теләүләрен ачык итеп белдерә.
18:45 2.3.2014
Джон Керри
Джон Керри

"АКЫЛГА СЫЙМАСЛЫК АГРЕССИЯ" -- АКШ дәүләт секретаре Джон Керри Русиянең Украинадагы гамәлләрен "акылга сыймаслык агрессия" дип атады һәм аны кичекмәстән туктатырга чакырды. Керри Русиягә "илне икътисади изоляциядә калдырачак" чикләүләр белән янады. /AP, Reuters/
20:03 2.3.2014
Мөфти Камил Сәмигуллин: "Кырымга танышырга килдек"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:37 0:00
ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КЫРЫМГА ТАНЫШЫРГА КИЛГӘН -- Татарстан мөселманнары диния идарәсе рәисе Камил Сәмигуллин катнашындагы төркем Акмәчеттә Кырымтатар мәҗлесе җитәкчелеге белән очрашты. Камил хәзрәт Азатлык сорауларына җавап биреп, бу сәфәрне "танышу" сәфәре дип атады, иртәрәк килә алмадык, диде.
20:12 2.3.2014
КЫРЫМТАТАРЛАР УКРАИНА ХӘРБИЛӘРЕН ЯКЛЫЙ -- Керчта Украина хәрби-диңгез флоты хезмәткәрләрен якларга бер меңләп кырымтатар килгән. Украина саклану министрлыгы белдерүенчә, якшәмбе көнне Русиянең кораллы хәрбиләре Украинаның Кырымдагы бу бүлегенә дә килгән. Шуннан соң күп тә үтмәстән кырымтатарлар килеп Украин хәрбиләре белән Русия кораллы көчләре арасына баскан. Украина саклану министрлыгының матбугат хезмәте белдерүенчә, "шул рәвешле кырымтатарлар Русия хәрбиләре ягыннан провокацияләргә, канунсыз гамәлләргә чик куярга тырыша".
20:21 2.3.2014

ХАРЬКОВТАГЫ КЫЙНАУЛАР ВИДЕОСЫ ПРОКУРАТУРАГА БИРЕЛӘ АЛА -- Харьковта шимбә көнне Украинаның яңа хакимиятен яклаучыларны кыйнаучылар мәхкәмә каршына басарга мөмкин. Яңа хакимият тарафдарларын кыйнау, мыскыллауларның бер өлеше видеога төшереп алынган һәм анда күпсанлы кешеләрнең берәм-берәм корридор аша үткәрелүчеләрне кыйнавы сурәтләнә. Бу видео прокуратура тикшерүендә дәлил буларак кулланыла ала. Милиция йөздән артык кешенең авыр хәлдә хастаханәгә китерелүен хәбәр итә.
21:00 2.3.2014
Прагада Украинаны яклаучылар җыены
Прагада Украинаны яклаучылар җыены

Атна ахырында дөньяның төрле илләре башкалаларындагы Русия илчелекләре янында президент Владимир Путинны Украинага каршы сугыш башлаудан тыелып калырга өндәүче урам җыеннары үтте. Чехия башкаласы Прагада шимбә һәм якшәмбе көнне узган шундый чараларда Мәскәүнең 1968 елда Чехословакиягә гаскәрләр кертеп демократик реформаларны бастыруын искә алдылар һәм Путинның хәзерге гамәлләрен шул хәлләргә охшаттылар.
23:07 2.3.2014
КЕШЕ ХОКУКЛАРЫ ШУРАСЫ СУГЫШ БАШЛАМАСКА ЧАКЫРА -- Русия президенты каршындагы Ватандашлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары шурасы президент Владимир Путинны Украинага каршы сугыш башламаска чакыра. Шура әгъзаларының президентка мөрәҗәгатендә "Без Русиянең, халыкара йөкләмәләренә каршы килеп, күрше дәүләтнең суверенлыгын бозып тышкы көч куллану андагы хокук бозуларга һич тә тиңдәш түгел дип исәплибез. Аерым алганда, Кырымдагы һөҗүмнәр, тәртипсезлекләр һәм үтерүләр турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми һәм арттырылган. Кеше хокуклары шурасының Кырымга киткән әгъзасы Андрей Юров белдерүенчә, тыныч халык арасында да, хәрбиләр арасында да Федерация шурасындагы чыгышларда әйтелгән яраланучылар һәм корбаннар булмаган", диелә. Шура әгъзалары хәрби көч куллануның вазгыятьне тагын да начарайтачагы, кеше хокуклары бозылуның нык артачагы турында кисәтә. Шураның 25ләп әгъзасы кул куйган мөрәҗәгатькә имзалар җыю дәвам итә.

дәвам

XS
SM
MD
LG