Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

14:50 3.3.2014
АКШ РУСИЯ ТҮРӘЛӘРЕН КАБУЛ ИТМӘГӘН -- Финляндия саклану министры Карл Хаглунд Петербурга сәфәрен билгесез вакытка күчерде. Ул анда Сергей Шойгу белән очрашырга тиеш иде. Әлеге очрашу ярты ел элек фин-урыс саклану хезмәттәшлеген ныгыту кысаларында планлаштырылган булган. Хаглундның карары Кырымдагы соңгы вәзгыятькә бәйле булуы әйтелә.

Шулай ук АКШ Вашингтонда Россельхознадзор белгечләре вәкиллеген кабул итүдән баш тарткан. Анда Казакъстанның Бөтендөнья сәүдә оешмасына күчү мәсьәләләренә бәйле сөйләшүләр башланырга тиеш булган.

Сәфәргә бер көн кала АКШ илчелеге вәкилләре электрон хат һәм телефон аша Россельхознадзор башлыгы урынбасары Николай Власовны бу хакта кисәткән. Шул ук вакытта Казакъстан төркеме Вашингтонга очкан.

Newsru.com хәбәр итүенчә, Яңа Зеландия дә Украинадагы хәлләр сәбәпле, ирекле сәүдә зонасын булдыру турында Русия белән сөйләшүләрне туктатып торуын игълан итте. Сәүдә министры Тим Гросерга Мәскәүдән әйләнеп кайтырга боерык бирелгән.
15:30 3.3.2014
ЕВРОПАНЫҢ XXI ГАСЫРДАГЫ ИҢ ЗУР КРИЗИСЫ -- Британия тышкы эшләр министры Уильям Хейг Русияне Украинага хәрби интервенциядә гаепләде. Киевка килгән Һейг Русиянең гамәлләре бик киеренке һәм куркыныч вазгыятькә китерде, диде һәм моны XXI гасырда Европаның иң зур кризисы дип атады. Министр Русия агрессияне дәвам итсә, моның икътисади һәм сәяси нәтиҗәләре бик җитди булачак дип кисәстте. Британия Русиянең кырымдагы барлык хәрбиләре үз даими урыннарына кайтарырга чакыра.
17:08 3.3.2014
ТӨРКИЯ КЫРЫМТАТАРЛАРЫ СУГЫШКА КАРШЫ УРАМГА АГЫЛДЫ--

2 мартта Төркиянең Искешәһәрендә бер меңгә якын кырымтатары "Төркия Кырымны якла!" дигән митинг уздырды.

“Кырым оккупациясенә - юк! Референдумга - юк! Кырым - төркиләр җире!" кебек шигарьләр белән узган каршылык чарасын Искешәһәр кырымтатар үзәге оештырган.
18:10 3.3.2014
КЫРЫМНЫҢ ИҢ ЗУР ОППОЗИЦИОН ТЕЛЕКАНАЛЫ ЭФИРДАН АЕРЫЛДЫ--

Кырымдагы "Черноморская" дип аталган иң зур бәйсез телеканалны эфирдан аерганнар. Бу хакта Азатлыкка каналның баш мөхәррире Александра Квитко хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, эфирны туктатырга көч белән мәҗбүр иткәннәр. Ләкин моны кемнәр эшләгәне билгеле түгел.
19:00 3.3.2014
КАЗАНДА СУГЫШКА КАРШЫ ПИКЕТЛАР--

Казан үзәгендә "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Кырым татарларына теләктәшлек күрсәтеп, сугышка каршы бер кешелек пикетлар оештырды. Шулай ук Казан хәкимиятенә зур пикетлар һәм митинглар оештыру өчен гаризалар кертеп бирелде.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин
"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин
19:35 3.3.2014
УКРАИНА МИЛИЦИЯСЕ: ТӨНЛӘ АТЫШЛАР БУЛЫРГА МӨМКИН--

Украина эчке эшләр министрлыгы 3-4 март төнендә Кырымда провокацияләр булырга мөмкин дип хәбәр итә. Идарәнең сайтында белдерелгәнчә, үзен украин дип таныткан билгесез кешеләр 3-4 Русия солдатының үтерүен планлаштыра.

Министрлык белдергәнчә, бу Кырымга Русия армиясенең керүен канунилаштырыр өчен кирәк.
20:04 3.3.2014
КАЙНАР ХӘБӘР: РУСИЯ ФЛОТЫ УКРАИН ХӘРБИЛӘРЕНӘ УЛЬТИМАТУМ КУЙДЫ --

Русия Кара диңгез флоты башлыгы Александр Витков украин хәрбиләренә ультиматум игълан итте. Бу хакта саклану министрлыгына сылтама ясап "Интерфакс-Украина" хәбәр итә.

"Әгәр дә алар иртәнге сәгать бишкә кадәр корал ташламасалар һәм бирелмәсәләр, Украинаның Кырымда урнашкан барлык хәрби бүлекләренә һөҗүм башланачак", - диелә идарә белдерүендә.
20:09 3.3.2014
АКЪЯР (СЕВАСТОПОЛЬ) ЖУРНАЛИСТКА ҺӨҖҮМ ИТКӘННӘР--

Акъярда журналист Татьяна Рихтунга һөҗүм иткәннәр. Тамгасыз хәрбиләрне төшереп торганда аңа билгесез кеше килеп башына суккан һәм камерасын алып киткән.

дәвам

XS
SM
MD
LG