17:39
7.3.2014
ЭРДОГАН КЫРЫМТАТАРЛАРЫН ЯКЛАП ЧЫКТЫ--
Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган кырымтатарларына теләктәшлек белдерде. Җирле сайлаулар алдыннан Искешәһәрдә чыгыш ясаган Эрдоган,"бүгенгә кадәр кырымтатарларын ялгыз калдырмаган идек, хәзер дә ялгыз калдырмаячакбыз", дип белдерде.

19:41
7.3.2014
ATR КАНАЛЫНА ҺӨҖҮМ БАРА
Бу хакта Азатлыкка кырымтатар телевидениесенең креатив мөдире Айдер Мурадосилов белдерде. Кичә канал хәбәрчесенә буяу (зеленка) сибелде. Бүген аларның интернетын өзгәннәр.
Элегрәк Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов АТР каналының ябылуына каршы булуын белдергән иде.

20:53
7.3.2014
ДАВУТОГЛУ ЛАВРОВ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ--
7 мартта Төркия һәм Русия тышкы эшләр министрлары Әхмәт Давутоглу һәм Сергей Лавров очрашты. Украинадагы вазгыять турында сөйләшкәндә, төрек министры илнең территориаль бөтенлеге сакланырга тиеш, дип белдергән.

00:54
8.3.2014
ЕВРОМӘЙДАН КЫРЫМГА МӨНӘСӘБӘТЕН ВИДЕО АША КҮРСӘТӘ
Киевта Евромәйдан активистлары Кырым халкына карата мөнәсәбәтен күрсәтер өчен видео төшергән.

11:50
8.3.2014
УЗГАН ТӨНДӘ УКРАИН ХӘРБИ БҮЛЕГЕНӘ ҺӘМ ЖУРНАЛИСТЛАРГА ҺӨҖҮМНӘР БУЛГАН
21:21
8.3.2014
АКМӘЧЕТКӘ 70ЛӘП ХӘРБИ МАШИНА КИТЕРЕЛДЕВИДЕО]
Шимбә көнне кичке дүртләр тирәсендә Акмәчеттәге ATR телеканалы бинасы яныннан Карасубазар ягыннан килүче 70ләп хәрби КамАЗ һәм Урал машиналарыннан торган кәрван узып китте. Шаһитләр әйтүенә карагда, машиналарда Русия хәрбиләре утырган. [
21:43
8.3.2014
ЧУБАРОВ ОБАМАГА МӨРӘҖӘГАТЬ ЮЛЛАДЫ--
Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров АКШ президенты Барак Обамага мөрәҗәгать юллады (ТЕКСТ).

00:12
9.3.2014
АКМӘЧЕТТӘ РЕФЕРЕНДУМГА КАРШЫ МИТИНГ ҮТТЕВИДЕО]
Шимбә көнне Акмәчет үзәгендә берничә йөз кеше Кырым хөкүмәте игълан иткән референдумга, Русия басыкынына һәм низагны көч белән чишү ниятләренә ризасызлык белдерде. [