Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

14:31 17.3.2014
КЫРЫМ БӘЙСЕЗЛЕГЕ ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ--

17 мартта Кырым югары шурасының чираттан тыш пленар утырышында "Кырым бәйсезлеге турында" карар кабул ителде. Аның өчен 85 депутат тавыш бирде.
14:34 17.3.2014
КЫРЫМ МӘСКӘҮ ВАКЫТЫНА КҮЧӘ--

30 марттан Кырым ярымутравы Мәскәү вакыты белән эш итә башлаячак.

17:05 17.3.2014
ПУТИН, УКРАИН ЕГЕТЕ ҺӘМ СӘГАТЬ [ВИДЕО]--

10 ел элек Владимир Путин 6 яшьлек украин малае Андрей Сенькога кул сәгате бүләк иткән булган. Хәзер Сенько Русия президентын ялганчы дип атап, бүләкне кире кайтарган. Кызыклы хикәя.

17:17 17.3.2014
БЛОГЕРЛАР: АКЪЯРДА РЕФЕРЕНДУМДА РУСИЯГӘ ТАВЫШ БИРГӘН ХАЛЫК - 123 % --

Популяр блогер "техномад" хисаплавынча, кичә Акъярда (Севастополь) узган референдумда халыкның 123 проценты Русиягә кушылу өчен тавыш биргән. 146 процентны куып тота алмаганнар шулай да...
18:49 17.3.2014
САНКЦИЯЛӘР КЕРТЕЛГӘН ТҮРӘЛӘР ИСЕМЛЕГЕ ЧЫКТЫ--

АКШ Украина һәм Кырым кризисы белән бәйле чикләүләр кертелгән түрәләрне ачыклады. Алар арасында: Владислав Сурков, Сергей Глазьев, Леонид Слуцкий, Андрей Клишас, Валентина Матвиенко, Дмитрий Рогозин, Елена Мизулина. Шулай ук Виктор Янукович, Сергей Аксенов, Владимир Константинов һәм Виктор Медведчук.
01:42 18.3.2014
Үтерелгән кырымтатарның исеме аталды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:10 0:00
ҮТЕРЕЛГӘН КЫРЫМТАТАР АТАЛДЫ --
Карасубазар районында табылган мәет кырымтатар Решат Аметов дип танылган. Бу хакта Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров дүшәмбе матбугат очрашуында хәбәр итте. Өч бала атасы Решат Аметов 3 март Акмәчеттә хәбәрсез югалган иде. Җәзалау эзләре калган гәүдәсе узган шимбә Земляничное авылында табылды. Мәрхүмнең җеназасы сишәмбе Акмәчеттә уза. [ВИДЕО]
02:20 18.3.2014
Чубаров: "Референдумда" мең чамасы татар катнашты"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:47 0:00
ЧУБАРОВ: "РЕФЕРЕНДУМДА" МЕҢ ЧАМАСЫ ТАТАР КАТНАШТЫ --
Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров "референдумда" тавыш бирү хокукы булган 185 мең кырымтатарның күп дигәндә бер меңе катнашты диде. Дүшәмбе Акмәчеттә узган матбугат очрашуында ул кырымтатарлар теркәгән күп санлы тәртип бозулар турында хәбәр итте. [ВИДЕО]
12:50 18.3.2014
КЫРЫМ РЕФЕРЕНДУМЫНДАГЫ ХӘРӘМЛӘШҮНЕҢ "АРИФМЕТИК ДӘЛИЛЕ"--

Кырым “референдумы” хәрәмен гади исбатлау.

дәвам

XS
SM
MD
LG