Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

18:23 21.3.2014
ФӘНДӘС САФИУЛЛИН ТАТАРСТАН РЕФЕРЕНДУМЫ ТУРЫНДА--

21 мартта Татарстан бәйсезлек референдумына 22 ел тула. Сәясәтче Фәндәс Сафиуллин шуның турында сөйли.

19:13 21.3.2014
КАЗАНДА "ХӘЛӘЛ" СУ ЧЫГАРУЧЫ ОЕШМА ОБАМАГА САНКЦИЯЛӘР КЕРТӘ--

Казанда "Кристалия" оешмасы Америка президенты Барак Обамага санкцияләр кертүен белдерә. Компания аңа су сатмаячак. Сүз уңаеннан, "Кристалия" "хәләл" су сата икән. Обаманың тамагы кипсә хәзер нишләр инде? :)

18:45 22.3.2014

сервер хатасы

Сервер хатасы. Ярдәм сорагыз.

Please use Search above to see if you can find it elsewhere

БЕЛБЕКТА ҺӨҖҮМГӘ ӘЗЕРЛЕК БАРА --
Русия хәрбиләре Акъяр янындагы Белбек хәрби бүлегенә һөҗүм итәргә әзерләнә. Украина хәрбиләренә бирелү өчен бер сәгать вакыт бирелгән, алар бу таләпне кире каккан. [Азатлыкта туры трансляция]
19:22 22.3.2014
БЕЛБЕКТА ҺӨҖҮМ БАШЛАНДЫ --
Кырымнан килгән хәбәрләргә күрә, Белбек хәрби бүлегендә атышу тавышлары ишетелә. Хәрби бүлек янынна урнаштырылшан җанлы видеокамера эшләүдән туктады. /Reuters, AFP/
23:27 22.3.2014
Русия хәрбиләре Белбек базасына һөҗүм итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:47 0:00
БЕЛБЕК БАЗАСЫНА ҺӨҖҮМ [ВИДЕО] --
Русия хәрбиләре Украинаның Кырымдагы Белбек хәрби базасына һөҗүм итә. Тышкы күзәтү камерасына БТРның капканы бәреп керүе язылган. Язманы Reuters-ка Украина хәрбиләре биргән.
23:50 23.3.2014
ҖӘМИЛЕВ КЫРЫМ ХАКИМИЯТЕНӘ "СЮРПРИЗ" ӘЗЕРЛИ --
Кырымтатар мәҗлесенең элекке җитәкчесе, Украина Югары радасы депутаты Мостафа Җәмилев Кырымның канунсыз хакимияте аны Кырымга кертмәсә, бу "оккупантлар хакимиятенә сюрприз" әзерләвен белдерде. Ул “сюрпризның” нәрсәдән гыйбарәт икәнен ачыкламады, бары тик бу турыда Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән сөйләшкәнен телгә алды.

28 мартта Җәмилевның Нью-Йоркта БМО Иминлек шурасында чыгышы көтелә. 29 мартка кырымтатар халкының чираттан тыш корылтае билгеләнгән.
14:37 24.3.2014
КЫРЫМ МАХСУС ИКЪТИСАДИ ЗОНА БУЛЫРГА МӨМКИН--

Кырымга махсус икътисади төбәк статусы бирелүе ихтимал. Бу хакта бүген Русия премьер-министры Дмитрий Медведев белдерде.
15:07 24.3.2014
КЫРЫМДА УКРАИН ГАСКӘРЕ КАЛМАДЫ--

Украина Кырымда урнашкан хәрбиләрен ярымутраудан чыгарды. Бу хакта вакытлыча президент вазифасын башкаручы Александр Турчинов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Кырымда хезмәт күрсәткән гаскәр үз бурычын үтәде - Украина хәрбиләре мобилизация узганда аңа терәк булды.

дәвам

XS
SM
MD
LG