Рифат Чубаров: "Кырымда бернинди хәрби хәрәкәтләр булмаска тиеш"
Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров Акмәчеттә Татарстаннан килгән вәкиллек белән очрашудан соң Кырымдагы соңгы хәлләр, мәҗлеснең бу вазгыятькә карашы һәм позициясе хакында сөйләде. “Без, соңгы вакытта Украинада, Кырымда булган хәлләр турында бер-беребезнең карашларыбыз, фикерләребез белән уртаклаштык. Әйтергә мөмкин, безнең позицияләрнең тулысынча бер-беренә тәңгәл килүе безне канәгатьләндерә. Беренчедән, без бернинди хәрби хәрәкәтләр булмасын дибез. Җәмгыятьтә яки илдә булган бөтен дискуссияләр дипломатик нигездә алып барылсын. Без әйтәбез: кырымтатарлар Кырымда, татарлар Татарстанда, ике ил – Украина һәм Русия арасында, Украина-Русия мөнәсәбәтләрендә бернинди болыт калмасын өчен шундый бер механизм булырга тиешләр. Без кырымтатарлар һәм Казан татарлары үзебезнең халыкларыбызга һәм Русия федерациясендә һәм Украинада яшәүче башка халыклар хакына хәзмәт итергә тәлибез”, диде Чубаров.
мультимедиа
-
февраль 24, 2025
Русия-Украина сугышына — 3 ел. Азатлык журналистлары сөйли
-
февраль 04, 2025
Украинаның Сумы өлкәсендә тормыш ничек?
-
декабрь 26, 2024
2024 елда без кемнәрне югалттык?
-
декабрь 23, 2024
2024 елга нәтиҗәләр һәм 2025 елга максатлар
-
август 22, 2024
Журналистлар Суджа шәһәрендә булып китте