Accessibility links

Төркия Казанга ике мең китап бүләк итте


Төркия Казанга ике мең китап бүләк итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:10 0:00

Төркия Казанга ике мең китап бүләк итте

10 апрельдә Казан федераль университетына Төркиядән китерелгән 2000 китап бүләк ителде. Бу санда китаплар дөньяның төрле илләрендә барлыгы йөз университетка җибәрелгән.

Төркияне чит илләрдә танытуны максат итеп куйган "Төркиядән йөз китапханә" дип аталган проектны Төркиянең Юныс Әмрә институты белән Зираат банкы бергәләп башкарган. Әлеге проектка китаплар белгечләр тарафыннан махсус сайланган һәм Төркияне бар яклап аңлату максат итеп алынган. Китаплар Көнчыгышны өйрәнү институты бинасында урнашкан Төркияне тикшерү үзәгендә булдырылган китапханәгә урнаштырылды. Бу китаплардан теләгән һәркем файдалана алачак дип әйтелде.

Китапханә ачылышында катнашкан Төркиянең Казандагы баш консулы Сабри Тунч Ангылы мондый китапханәнең Казан өчен дә, Казандагы төрекләр өчен дә бик файдалы булачагын, үзенең дә әлеге китапханәдән файдаланырга уйлавы турында белдерде.

"Казан федераль университеты кебек тирән тамырлы тюркология тарихы булган бер уку йортында минемчә мондый китапханә генә аз әле. Бәлки алга таба бу китапханәне тагын да баетырга кирәк булыр. Безнең Казан һәм Татарстан белән элемтәләребез ерак үткәнгә барып тоташа. Татарлар арасыннан чыккан зыялылар төрекләргә Төркия республикасын корырга һәм безгә үзебезнең кем булуыбызны аңларга ярдәм итте. Болар арасыннан мин Йосыф Акчураны, Садри Максудине, Гаяз Исхакыйны әйтеп үтәр идем. Бүгенге көндә дә Төркия һәм Татарстан галимнәре, зыялылары арасында элемтәләр бик нык. Һәм менә шундый китапханәләрнең ачылуы бу элемтәләрне тагын да ныгыту ягыннан бик мөһим бер вакыйга", дип белдерде ул.

Галимнәр, студентлар, үзәк җитәкчеләре, журналистлар катнашында узган китапханәне ачу тантанасы истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG