Форумга Төркия һәм Русиядән килгән кунакларны башта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Министрлар кабинетында үткән очрашуда президент мондый форумны уздыру өчен Казанның сайлануына рәхмәтен җиткерде һәм бу форумны ике ил өчен дә элемтәләрне ныгыту ягыннан яңа формат дип билгеләде.
Татарстан президентының форумның рәсми ачылышына катнашуы көтелсә дә, аның урынына чарада республика премьеры Илдар Халиков катнашты.
Пленар утырыш 17 ноябрьдә Казанда булган очкыч фаҗигасенең корбаннарын искә алган бер минутлык тынлык белән башланды.
Халиков үз чыгышын Татарстан белән Төркия арасындагы икътисади элемтәләрне барлап башлады, аннан ил җитәкчеләренең очрашуларына кагылды һәм үз сүзләрен Төркиядә Татарстанга кагылышлы башкарылган эшләрне санап тәмамлады.
"Төркия хөкүмәте ярдәме белән Әнкарада Габдулла Тукай бюсты һәм урамы ачылды. Истанбулда исә аның исемендәге һәйкәл һәм парк булдырылды. Шул ук Истанбулда төрки халыклар йортлары янында татар йорты да ачылды. Искешәһәрдә татар мәдәнияте үзәге, Тарсус шәһәрендә проспект төзелде. Ә Казанда искиткеч парк ачылды", дип белдерде ул. Әмма Казанның Яңа Савин районында җәй көне ачылган паркның башкала мэры ышандыруына карамастан, һаман да исеме беркайда да язылмаган бер парк булуын әйтеп тормады.
Премьердан соң сүз алган "Россотрудничество" агентлыгы җитәкчесе Константин Косачев үз чыгышын күбрәк ниндидер оешма ясаган сораштыру мәгълүматларына нигезләп алып барды. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Төркиянең 70%ка якын ватандашы Русиягә тискәре мөнәсәбәттә тора икән. Ә шул ук вакытта Русиядә Төркиягә уңай карыйлар.
"Русиягә дошманнарча караучы унбиш ил исемлегендә Төркия урын алмый. Ике илнең җәмәгатьчелегендә мондый капма каршылык шушындый форумнарда фикер алышуга җирлек тудыра ала", дип белдерде ул.
Төрек делегациясен җитәкләгән Төркия парламентының тышкы эшләр комитеты рәисе Волкан Бозкыр исә моңа кадәр әлеге форумны оештырган вакытта бернинди капма-каршы фикергә килмәгән Косачев белән, бу юлы килешмәвен искәртте.
"Төркия белән Русия 300 еллык тарих эчендә иң яхшы чорын кичерә. Ике ил арасында бар өлкәдә элемтәләр ныгый. Моңа Татарстан да зур өлеш кертә. Сәяси, икътисади һәм мәдәни элемтәләрнең яхшыруына кемнәрнеңдер эче поша кебек. Ике ил җитәкчеләре бүгенге көндә 34 миллиард доллар күләмендә булган товар әйләнешен алга таба 100 миллиард долларга җиткерү бурычы куйды. Ел саен Төркиягә 4 миллион турист килә. Төркиядә урысларга карата тискәре мөгамәлә булса алар моның кадәр килер идеме? Минем шәхсән Төркиядә урысларга карата бер генә тискәре караш та сизгәнем булмады, шулай ук Русиядә дә төрекләргә карата уңай карыйлар дип беләм. Болар белән беррәттән Антальяда урыс балалар бакчасы, урыс мәктәбе, хәтта урыс авылы бар. Барлык болар ике ил арасындагы мөнәсәбәтлернең яхшы булуына ачык дәлил булып тора", дип белдерде ул.
Төрек коллегасыннан мондый чыгыш булачагын көтмәгән Косачев, Бозкырдан соң кыска гына сүз алып, үзе телгә алган сораштыру нәтиҗәләре белән үзенең дә килешмәвен ачыклады. Форумда исә башлаган тискәре җилләрне туктатып вазгыятьне йомшартып җибәрәсе итте.
Форумның пленар утырышы тагын берничә чыгыш ясаучыдан соң ике килешүгә кул кую белән тәмамланды. Русия саклык банкы Төркиянең берюлы ике оешмасы - "Хаят Холдинг" һәм "Җошкунөз Алабуга" белән хезмәттәшлек меморандумнары имзалады.
Волкан Бозкыр исә пленар утырыштан соң Корстонда булдырылган 17 ноябрьдәге очкыч фаҗигасе корбаннарын искә алу почмагында кайгы уртаклашу дәфтәренә үз кичерешләрен язды. Һәм шуннан соң Казан һава аланына барып фаҗига корбаннарын искә алып терминал коймасы янында чәчәк бәйләмнәре калдырды.
Форум эше төрле секция утырышлары белән төштән соң тәмамланды.