Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан җитәкчелеге ул әле бар татар халкы дигән сүз түгел"


Кырымның үзешчән хөкүмәте башлыгы, "Гоблин" кушаматлы Сергей Аксенов һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 5 мартта Акмәчеттә үткән очрашудан соң журналистлар сорауларына җавап бирә
Кырымның үзешчән хөкүмәте башлыгы, "Гоблин" кушаматлы Сергей Аксенов һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 5 мартта Акмәчеттә үткән очрашудан соң журналистлар сорауларына җавап бирә

Кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев Татарстан җитәкчелегенең үз башы булмавы, Кырымда Мәскәү кушуы белән генә эшләве кырымтатарларның Казан татарларына карата мөнәсәбәтен үзгәртмәде, ди.

Бу көннәрдә Габдулла Тукай туган көненә әзерлек чаралары барганда Казанда Кырымтатар мәҗлесе вәкилләрен көтәләр. 26 апрельдә Татар конгрессы һәм Кырымтатар мәҗлесе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланыр, дип көтелә.

Март аенда Татарстан Кырымда төрле дәрәҗәдә актив эшләде – президент, министрлар, депутатлар, галимнәр, дин әһелләре, артистлар булып китте. Шуннан соң Русия хакимияте Кырымны аннексияләүдә катнашкан Татарстан вәкилләренә рәхмәт кәгазьләре өләште. Кырымның һәр районы Русиянең теге яки бу төбәгенә "кураторлыкка" тапшырылгач, Татарстан – Бахчасарай, Башкортстан – Карасубазар (Белогорски) өчен җаваплы итеп билгеләнгәч, рәсмиләр тагын да илһамланып, "кырымтатарларның тормышларын яхшыртабыз", дип эшли башлады.

Мәскәү Татарстанның рәсми төркемен Кырымга җибәреп махсус куллана һәм дөнья җәмәгатьчелеге алдында Татарстанның абруен төшерергә тели, дигән иде Азатлыкка "Звезда Поволжья" газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтов.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров моны зур планның бер өлеше дип бәяләде.

Кырымтатарларның милли җитәкчесе Мостафа Җәмилев исә Татарстан җитәкчелегенең бу адымнары бернинди дә яңалык түгел, ди.
Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев
"Кырымтатарлар Русиягә кергәч бик яхшы яшәячәкләр, дигән аңлату эшен үз өстенә алды Татарстан. Миңтимер Шәймиев минем белән очрашканда зирәклеген күрсәтте, дияргә кирәк. Ике сәгатьләп утырып сөйләштек без аның белән Мәскәүдә. Ул Русияне яклап бер сүз дә әйтмәде, ул бары тик кардәш буларак ничек ярдәм итеп булганын гына тәкъдим итте. Мин, иң зур ярдәм – Русия гаскәрләрен безнең җирләрдән чыгару булыр иде, дигәч, ул, елмаеп кына, "бу турыда Путин белән сөйләшегез", диде. Шуннан соң инде без Путин белән сөйләштек. Ә безнең өчен Татарстан җитәкчелеге белән татар халкы – икесе ике аерым әйбер. Татарстан җитәкчелеге үзләрен Кремль коллары итеп тота. Бу аңлашыла, алар үзләрен башкача тотса, җитәкчелектә булмаячак бит алар", диде Җәмилев Азатлыкка.

Татар дөньясында Татарстан җитәкчелегенең кырымтатарларны Русиягә кушылырга кыставы "кырымтатар" дигән милләт юк" диючеләр өчен үзләренең бу идеясын яңадан көн тәртибенә күтәрергә бер сәбәп булды. Русиягә кушылгач кырымтатарларның дөнья җәмәгатьчелеге өчен Кырымдагы "татар диаспорасы" булып кына калу куркынычын исәпкә алып, 29 март көнне узган Кырымтатар корылтаенда милләт исемен гасырлар буена яшәгән җиргә бәйле "кырымнар" атамасына кайтару мәсьәләсе каралды, әмма күпчелек вәкилләр бу тәкъдимне хупламады. Аларның бу гамәле Татарстан җитәкчелегенең сәясәтенә бәйле түгел, диде Җәмилев.

"Аларның төп аргументы – Франциядә французлар, Англиядә инглизләр яши, ни өчен без, Кырымда яшәгән төп милләт "кырымнар" дип аталмаска тиеш, ди алар. Соңгы корылтайда фикерләр аерылды, вәкилләрнең күбесе "татарлар" дигән исемне калдыру өчен тавыш бирде, әмма Кырым халкы белә, "кырымтатарлар", "кырым төркиләре" һәм "кырымнар" дигән атамалар барысы да бер мәгънәгә ия, кемгә кайсысы күбрәк ошый, шулай атасыннар. Мин үзем "кырым төркиләре" атамасын күбрәк яратам. "Казан төркиләре", "Кырым төркиләре" – Кырымда бу идея хуплау тапмады. Төркиядә безне шулай атыйлар," диде Мостафа Җәмилев.
XS
SM
MD
LG