Сабыйларны филология фәннәре кандидаты Нәсия Уразова Себердә татар тарихы, өлкә диния назәрәте җитәкчесе Зиннәт Садыйков динебез, Әбүзәр Миннебаев сәнгатебез белән таныштырдылар. Бу уңайдан әле күптән түгел өлкә татар Конгрессының “Бездә ятим бала юк” акциясе проекты фондының багучылар шурасы җитәкчесе итеп билгеләнгән Мөнирә Хөснетдинова шуларны сөйләде:
– Бу чара балаларны яклау көненә багышланды. Монда шәһәрдәге аз керемле, карап үстерүче, күпбалалы гаиләләрдә яшәүчеләр чакырылды. Бәйрәм 50-60 балага әзерләнде. Програмда татар халык уеннары, концерт номерлары, милли ашлар белән чәй эчү планлаштырылган. Аларны татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре һәм шура әгъзалары оештырдылар.
Әле күптән түгел Тубыл районы, Лайтамак авылыннан Гөлҗиһан Айбатова ике оныгын үстерүе һәм өе янып китүе турында хәбәр итеп, бездән ярдәм сорап хат язган иде. Аларга киемнәр алырга 25 мең сум акча җибәрдек.
Ятим балаларны татар гаиләләренә алу, татар мохитендә тәрбияләнүләре турында кайгыртачакбыз. Тагын да бездән ярдәм өметләнгән якташларыбыздан хатлар көтәбез. Аларны шура әгъзалары бергә тикшереп, карап, тиешле карар чыгарачак.
Фондка бу ятимнәр, мохтаҗ сабыйлар өчен кайгырткан кешеләр ярдәм итәләр, алар күп. Мәсәлән, мин күршедә ятим бала булуын белсәм, аңа ничек булышмый кала алам инде. Шуның өчен дә безнең татар халкы үз ятимнәрен бервакыт та ташламаган. Бу изге гадәт онытылырга тиеш түгел.
Ул арада сабыйлар үзәккә йөрүче балаларның чыгышларын карап, рәхәтләнеп милли уеннар уйный башлаган иде инде. Алар Сабантуй, милли ашларыбыз һәм башкалар турында мәгълүмат алдылар. Күз бәйләп бүләк кисү, таяк белән тартышу, тасмаларны үрү, аркан тартышу кебек, капчык киеп йөгерү кебек уеннарда бүләкләр җыйгач, сыйлар тулы өстәлгә чәй эчәргә утырдылар. Бик шатланып, риза булып таралыштылар.
Иң активларының берсе – Илдар Мавлюшев әнисе Гүзәл һәм сеңлесе Рузанна белән килгән иде. “Миңа монда бик ошады, рәхмәт апа-абыйларга”, - диде ул.