Accessibility links

“Азатлык” берлеге рәисе Татарстанда президент атамасын калдыруны таләп итеп пикетка чыккан


Бүген яңа сайланган депутатлар беренче утырышка җыелу уңаеннан, “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин парламент бинасы каршында ялгыз пикетка чыккан. Ул Татарстанда президент сататусын яклап калуны таләп итеп, “Депутатлар Татарстан Конституциясен яклагыз!”, “Президент атамасын үзгәртүне уйламагыз да” дигән шигарьләр тоткан.

Нәбиуллин сүзләренчә, аның янына берничә депутат килеп карап киткән һәм аның таләпләрен уңай кабул иткән.

Пикет бер сәгать дәвам иткән.

Билгеле булганча, федераль канун нигезендә, Русиядә 2015 елга бер генә президент калырга тиеш. Татарстаннан тыш, инде башка республикалар президент атамасын үзгәртте.

Татарстан президенты атамасына бәйле республика Конституциясенә үзгәрешләр инде быелның көзендә кертеләчәк, дигән иде җәй көнне Татарстан дәүләт шурасының ул вакыттагы комитет башлыгы Шакир Яһудин.

XS
SM
MD
LG