Чәршәмбе көнне АТR каналы яңалыклары җитәкчелек кабул иткән белдерүдән башланды. Телеканал хезмәткәрләре үзләренә соңгы арада басымның артуы турында белдерде.
24 сентябрь АТR җитәкчелегенә Экстремизмга каршы көрәш үзәгеннән хат килгән. Анда кырымтатар каналы җәмәгатьчелекне Русиягә каршы котырта, кырымтатарлар арасында хакимияткә ышанычны киметә, моның белән турыдан булмаса да экстремистик эшчәнлеккә ишарә ясый, диелгән. Экстремизмга каршы көрәш үзәге телеканалның эшләү рөхсәтен, анда эшләгән кешеләрнең исемнәрен сораган.
30 сентябрь Акмәчеттә матбугат очрашуында Дәүләт шурасының мәгълүмати сәясәт, элемтә һәм мәгълүмат чаралары комитеты рәисе Сергей Шувайников, "Русиядәге Кырым турында начар сүзләр сөйләгән, проблемаларны куерткан һәм шул килеш аларны Кырым һәм дөнья җәмәгатьчелегенә тәкъдим иткән кайбер журналистлар" турында сөйләп, АТR каналын мисал итеп китерде.
Русия дәүләте Украина өчен хас булган ялган иреклеккә түзеп тормаячак
Басым турында сүз йөртер өчен өченче бер вакыйга 3 октябрь булды. Парламент эшен яктыртучы "Крымские известия" басмасына Җәмәгать пулаты рәисе урынбасары Александр Форманчук, "АТR аңлы рәвештә Кырымның Русиягә кырымтатарлары теләгенә каршы керүе турындагы фикерне башкаларга да тага. Каналның барлык яңалыклар чыгарышларының максаты үзәк хакимиятнең генә түгел, җирле һәм беренче чиратта Кырым җитәкчелегенең абруен төшерү. Русия дәүләте Украина өчен хас булган ялган иреклеккә түзеп тормаячак. Русиянең үзендә мондый гамәлләргә инде чик куелган, монда да кирәкле чаралар күрер, көч структуралары үз эшен башкарыр", дигән.
Аңа кадәр дә АТR каналына янаулар булган. 16 май телеканал җитәкчесенең мәгълүмати сәясәт эшләре урынбасары Лилия Буджурова һәм канал хуҗасы Ленур Ислямовка "мәгълүмат чараларында экстремизмга каршы канунны бозу ярамаганы турында" кисәтү килгән булган.
Канал җитәкчесе Эльзара Ислямова яңалыклар чыгарылышында чыгыш ясап АТR максатларын аңлатты.
"Телеканал беркайчан да "пропаганда", "милләтара дошманлык тудыру", "экстремизмга чакыру" һәм безгә тагылган башка шундый гөнаһлар белән шөгыльләнмәде. АТR - мәдәни-мәгариф һәм мәгълүмат бирү форматында эшли. Максатыбыз - телебез һәм мәдәниятебезне үстерү, күп милләтле Кырымда милләтара татулык тудыру, безне караучыларга Кырымда һәм аннан читтә булып яткан вакыйгалар турында объектив мәгълүмат бирү".
АТR җитәкчелеге хакимиятләрнең чираттагы адымы каналны ябу булырга мөмкин, дип фаразлый. Бу адымга барыр алдыннан әлеге карарны кабул итәчәк кешеләргә каналны ябуның социаль һәм сәяси нәтиҗәләре турында уйларга киңәш ителә.
ATRны ябу өчен моңа кадәр Татарстанда сыналган технологияләр кулланыла
"Кырымтатарлар өчен АТR телевидение каналы гына түгел. АТR ул Сталин депортациясеннән соң туган җиргә кайтып урнашуның бер символы, мәдәни һәм милли үзбилгеләнү символы. Хакимиятнең АТR каналына карата күргән чаралары кырымтатарлага карата гамәлләре булачак", диелгән телеканал белдерүендә.
Кырымтатарларның АТР телеканалының Казанда хәбәрче пункты ачарга теләге бар иде. Бу хакта каналның җитәкчелеге май аенда Татарстан һәм Кырымның мәгълүмат чыганаклары башлыклары очрашуында белдерде. Әмма аңа кадәр үк каналга һөҗүм башланган иде. Интернетта бәйсез ATR телеканалы хуҗасы Ленур Ислямов турында язмалар күренә башлады. "Ридус" сайты Ислямовны ислам экстремистлары белән бәйләнештә дип белдерде. ATRны ябу өчен моңа кадәр Татарстанда сыналган технологияләр кулланылды, дигән иде Азатлыкка журналист Айдер Муждабаев.