Календарьне бизәү эшендә Русиянең төрле шәһәрләреннән сәләтле рәссамнар катнашты. Унике ай – унике рәссам – унике кабатланмас сәнгать әсәре. Оештыручылар борынгыдан татарларда кулланылып килгән ай исемнәрен әйләнешкә кире кайтару максатын да куя. Шулай ук Русиядә, татарларда һәм мөселманнарда каралган бәйрәм көннәре дә билгеләнәчәк.