Биектауда яшәүче Гомәр хәзрәт Батырша Азатлыкка әйтүенчә, авылдагы “Әдилә” кибетендә татарча сөйләшкән өчен аңа шелтә белдергәннәр.
“Әлеге кибеткә ризык алырга кергән идем. Мин кайда керсәм дә татарча гына сөйләшәм. Шулай бер тапкыр бу кибетнең икенче катына мендем дә: "Сабын ничә сум тора?" дип сорадым. Кибетче ханым: "Русиядә яшисең, урысча сөйләш" дип бик дорфа җавап кайтарды. Шунда Татарстанда ике дәүләт теле булуын һәм минем хокукларымны бозмауларын сорадым”, диде ул.
Батырша сүзләренчә, аның татарча гына аралашуы сатучыларга ошамаган.
“Бер тапкыр чыгып барганда кибетнең хуҗабикәсе миңа шелтә ясады. "Сез монда кереп үзегезчә сөйләшәсез, кызларга бәйләнәсез", ди. Мин бары татарча гына сөйләшәм, башкаларга бәйләнгәнем юк. Мин имам, гаиләле кеше, ник кешегә бәйләнеп йөрим ди инде. Кешегә бәла ягу зур гөнаһ инде, шуңа бу бәла ягу булмасын. Ничек бар, шуны гына сөйлим.
Хуҗабикә үзе марҗа, ире татар. Кибетне кызларының исеме белән атаганнар. Күрәсең сатучы кызлар татарча сөйләшүем өчен хуҗабикәгә шикаять иткәннәрдер. Мин аңа да Татарстанда яшәвебез һәм татар теле дәүләт теле булуын әйттем.
Шуннан хуҗабикә бу кибеткә миңа керүне тыйды. Хәтта кермәвегезне сорыйм дип тә әйтмәде, ә тыям диде”, ди ул.
Гомәр хәзрәт сүзләренчә, Биектауда 70-75% татар яши, шуңа да карамастан кибетләрдә татарча сөйләшә башласаң, үзләренең нәфрәтен шунда ук күрсәтәләр.
“Тагын монда Рената дигән бер кибеттә шундый ук хәл күзәтелә. Кире бирә торган акчаларны тотып аталар, кыскасы, үзләрен бик ямьсез тоталар”, диде ул.
“Әдилә” кибетенең хуҗасы белән әлегә элемтәгә кереп булмады, хуҗабикәнең ире Рамил әфәнденең кесә телефоны даими рәвештә сүнгән иде. Кибетнең бер хезмәткәре: "Безгә низаг кирәкми" дип хуҗабикәнең телефонын бирүдән баш тартты. Шулай да Азатлык якын көннәрдә хуҗабикә белән элемтәгә керергә тырышачак.