Татарстанда узган атнада 758 кеше эшсез калган
Бу хакта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте белдерә. Узган атнада исә Татарстан мәшгульлек үзәгендә 720 кеше теркәлгән булган. Хәзер Татарстанда бу үзәктә теркәлгән 14700 эшсез бар дип белдерелә.
Русиядә авиабилетлар 15%ка артты
Русиядә доллар үсү сәбәпле халыкара рейсларга билет бәяләре 15%ка артты. Pososhok билетлар сату агентлыгы генераль директоры Кирилл Фаминский рубль тотрыксыз булганга билетка бәя үсү туктауга шик белдерә. Аның сүзләренчә, 3 декабрьдәге бәя үсүгә кадәр билет алучылар 30%ка кимегән булган һәм бу хәл алга таба да дәвам итәчәк.
Реаль хезмәт хаклары төшәчәк
Русия икътисади үсеш министрлыкның соңгы фаразларына караганда, 2015 елда ил халкының реаль кулланырлык керемнәре 2,8 процентка, реаль хезмәт хакы 3,9 процентка кимер дип көтелә.
Казанда кунакханә бәяләре 14%ка артты
Ноябрь аенда Казанда кунакханә бәяләре 14 процентка арткан. Уртача 4325 сум тәшкил итә дип хәбәр итә trivago.ru. Русиядә ноябрьдә уртача бәяләр октябрь ае белән чагыштырганда 2 процентка күтәрелгән.
Русиядә Apple бәяләре 20-25 процентка күтәрелә
Apple ширкәте Русиядә iPhone 6 бәясенең 1 декабрьдән 20-25 процентка күтәрелүен игълан итте. 16 Гб хәтере булган иң арзанлы iPhone 6 бәясе 39990 сум булачак. Моңарчы ул 31990 сумга сатыла иде. Бәя 8 мең сумган, ягъни 25 процентка арта. 128 Гб хәтерле, иң кыйбатлы iPhone 6 Plus бәясе 20 процентка артып 58990 сумга җитә. Бишенче буын iPhonе һәм iPadлар да нык кыйбатлана.
Газпромбанкка дәүләт акчасын бирү мәсьәләсе карала
Русия хөкүмәте Көнбатыш чикләүләре нәтиҗәсендә финанс кыенлыклары кичерүче Газпромбанкка ярдәм итү өчен ФНБдан (Фонд национального благосостояния) акча бүлеп бирү мәсьәләсен карый. Бу турыда Интерфакс агентыгына Русия икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев белдергән. Аның әйтүенчә, Газпромбанкка дәүләттән 100 миллиард сум кредит бирелергә мөмкин.
Узган атнада Русия финанс министры Антон Силуанов ВТБ банкының да әлеге фондтан 250 миллиард сум бирүне соравын әйткән иде.
Украинаны урап узачак тимер юлга 55 миллиард сум кирәк
Русия Белгород һәм Ростов өлкәләрен Украинаны урап узып тоташтыручы тимер юл төзергә дип карар итте, һәм бу төзелешкә 55 миллиард сум кирәк булачак. Бу турыда ИТАР-ТАСС агентлыгына әле проектны тикшерүдә катнашкан бер федераль түрә белдергән. Мондый тимер юл кирәк булачагы турында март аенда Русия Кырымны аннексияләгән вакытта ук Русия тимер юллары беренче вице-президенты Вадим Морозов әйткән иде. Белгородтан төньяктарак урнашкан Прохоровкада Дондагы Ростовтан көньяктагы Батайскига кадәр сузылачак бу яңа тимер юл төзелеше киләсе елда башланырга тиеш. “Киләсе елда Украина уравын төзи башлыйбыз, бәясе – 55 миллиард сум. Ике елда төзеп бетерергә тиешбез”, дигән әлеге түрә. Бу айда Русия тимер юллары инвестиция проектларына, юлларны төзекләндерүгә акча җитмәвен әйтеп дәүләттән 1,4 триллион сум бирүне сораган иде.
Балалар бакчасына түләү 12% артачак
Финанс чыгымнары артканга, азык-төлеккә бәяләр күтәрелгәнгә, балалар бакчасы хезмәткәрләренең хезмәт хаклары үскәнгә Татарстанда яңа елдан балалар бакчасына түләүне уртача 12%ка арттырырга җыеналар. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белдерә.