Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечнядә кораллы фетнәдә шикләнелгәннәрнең яндырылган өйләре

Хокук яклаучылар Чечнядә 4 декабрьдә Грозныйда булган атышларда катнашкан дип шикләнелгән кешеләрнең өйләре яндырылуга борчылу белдерә. Ачхой-Мартан районының Янди авылына 8 декабрь көнне битлекле кешеләр килеп берничә өйгә бензин сипкән һәм ут төрткән, хуҗаларына утны сүндерү мөмкинлеге бирмәгән. Аңа кадәр өч көн элегрәк Чечня башлыгы Рамзан Кадыров инстаграмда ата-аналар "үз улларының һәм кызларының" гамәлләре өчен җавап бирергә тиеш һәм "кеше үтергән сугышчының гаиләсе кичекмәстән Чечнядән чыгарып җибәреләчәк, аларга кире кайту мөмкинлеге бирелмәячәк, ә йортлары юк ителәчәк", дип язган иде. Азаплауларга каршы комитет рәисе һәм Президентның кеше хокуклары шурасы әгъзасы Игорь Каляпин Кадыровның бу сүзләренең канунга ни дәрәҗәдә туры килүен тикшерүне сорап прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Каляпин Конституциядә кешенең гаепсезлеге өстенлеге турында язылганлыгын әйтеп Кадыровны вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда гаепли. Моңа җавап итеп Кадыров Каляпинны Грозныйда 4 декабрьдә булган һөҗүмне оештыручыларның берсе булуда һәм сугышчыларга "Көнбатыш махсус хезмәтләре акчаларын" тапшыруда гаепли.

XS
SM
MD
LG