Чечня хакимиятләре 4 ноябрьдә Грозныйда сугышчылар белән иминлек көчләре арасындагы атышларда тугыз сугышчының, ун иминлек хезмәткәренең һәлак булуын, 28 иминлек хезмәткәренең яралануын белдерә.
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров матбугат йортына кереп сыенган сугышчыларның барысы да үтерелүен, бинаның янганлыгын әйтте. Кадыров сүзләренчә, матбугат йортында алты сугышчы үтерелгән.
Хакимият матбугат йортындагы сугышчыларның үтерелүе белән атышларның тукталуын белдерсә дә, Грозныйда яшәүчеләр интернетта атышларның бер урында гына түгел, шәһәрнең төрле урыннарында булуы һәм дәвам итүе турында яза.
Беренчесе 20 ел элек башланган ике сугышта бик каты җимерелгәннән соң федераль бюджеттан зур акчалар җибәреп Грозный шактый төзекләндерелгән иде. Бүгенге атышлар биредә соңгы еллардагы иң каты бәрелеш булды, матбугат йорты янып бетте. Һәм бу атышлар 15 ел элек бәйсезлек таләп итүче Чечнягә каршы сугыш вакытында хакимияткә килгән Владимир Путинның Федераль җыенга чираттагы еллык юлламасы алдыннан башланды.
Хакимиятләр белдерүенчә, берничә машинага утырган сугышчылар 3 декабрьдә тикшерү капкасында өч полиция хезмәткәрен үтергән һәм атышлар шуннан соң башланган.
Русиянең Дәүләт террорга каршы комитеты белдерүенчә, Грозный үзәгендә террорга каршы чара тәртибе кертелгән. Мондый тәртип кертү күтәрелешне бастыру өчен каты көч куллануга вәкаләт бирә.
Кадыров шәһәр халкын тыныч булырга чакыручы мөрәҗәгать белән чыкты. Аның Инстаграмдагы мөрәҗәгатендә "Мин операция барган зонада яшәүчеләрне сак булырга, зарурлык булмаганда урамга чыкмаска, тәрәзәгә якын килмәскә чакырам", диелә.
Төньяк Кавказдагы сугышчыларның Kavkazcenter.com сәхифәсе үзен бу атышлар өчен җаваплы кешеләрнең берсе буларак тәкъдим иткән бер кеше видеосын тәкъдим итте. Ул үзенең Чечен сугышчылары җитәкчесе, Әмир Хәмзәт кушаматы белән танылган Аслан Бютукаев фәрманнары нигезендә эш итүен белдерә. Ул шулай ук бу һөҗүмнең мөселман хатын-кызларны рәнҗеткән өчен үч алу булуын, шәһәргә кергән кораллы кешеләрнең үлгәнче сугышачагын, инде бик күп иминлек хезмәткәрләренең үтерелгәнлеген әйтә. Видеодагы бу кеше сөйләгәннәрнең дөреслеккә ни кадәр туры килүен ачыклау мөмкин түгел.