Accessibility links
төп эчтәлек
төп меню
эзләү
яңалыклар
сугыш
Безне томаладылар
татарстан
башкортстан
кырым
татар дөньясы
дөнья
татарча подкаст
шәлкемнәр
фән-фәсмәтән
пәрәвез
киноханә
дини тормыш
әңгәмә
комментар
репортаж
ӘЙДӘ ONLINE
IDEL.РЕАЛИИ
Безгә кушылыгыз!
БАШКА ТЕЛЛӘРДӘ
эзләү
Idel.Реалии
эзләү
артка
алга
Кайнар хәбәр
фотогалерея
Шыгырдан мөселманнарының зур җыены
16 декабрь 2014
12-13 декабрьдә Чуашстан мөселманнары диния нәзарәтенең 20 еллыгы уңаеннан "Шыгырдан диалогы" авыл икъдисады форумының дүртенчесе һәм "Шыгырдан укулары"ның унберенчесе үтте.
1
Чуашстанда узган ике көнлек чаралар Республика Җәмигъ мәчетендә җомга намазы белән башланды
2
Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чуашстан мөфтие Албир хәзрәт Крганов җомга вәгазе сөйли
3
Җомга намазыннан күренеш
4
Җомгадан соң, Шыгырдан мәдәния йортында “Шыгырдан диалогы” дип аталган IV авыл икътисады форумы башланды
5
“Шыгырдан диалогы” Чуашстан Диния нәзарәте проектларының берсе булып тора. Мөфти Албир хәзрәт Крганов чыгыш ясый
6
Авыл икътисады форумында Дөнья татарлары конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров та чыгыш ясады
7
Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров Чуашстан Диния нәзарәтен 20 еллык белән котлап мөфти Әлбир Кргановка бүләкләр тапшыра
8
Иран ислам республикасының Казандагы консулы Расүл Шаян чыгыш ясый һәм Иран белән хезмәттәшлеккә чакыра
9
Кытайның Колҗа шәһәреннән килгән “Әл-Нур” сәүдә ширкәте җиткәчесе Сулат Булат
10
Иран Ислам Республикасының Казандагы консулы Расүл Шаян “Шыгырдан диалогы” спикерларының берсе булды
11
Рәсми чыгышлардан соң форум “Сорау-җавап” мәйданчыгы форматында эшләде. Яшь эшмәкәр бүген ирекле акчаны кайсы өлкәгә бәйләргә кирәклеге хакында сораша
12
Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров форум эшеннән бик кәнәгать булын белдерде
13
Шул ук көнне кичке якта Шыгырдан Мәдәният йортында Нәзарәтнең 20 еллыгына багышланган тамаша булды
14
Чарада Чуашстан татар мохтарияте, “Мишәр” ансамбле чыгыш ясады
15
Татарстан һәм Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чуашстан татарлары лидеры Фәрит Гыйбатдинов үзе дә сәхнәдә биеп алды
16
Сәхнәдә Шыгырдан балалары
17
Танылган татар галиме Дамир Исхаковка мөфтият һәм мохтарият исеменнән татар бүреге бүләк ителде
18
Сәясәт фәннәре докторы, Русия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин “Шыгырдан укулары” фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясый
19
Кеше хокуклары Мәскәү бюросы директоры Александр Брод
20
Күренекле галим Дамир Исхаков чыгыш ясый
дәвам
Шыгырдан мөселманнарының зур җыены
XS
SM
MD
LG