14 февраль Чаллыда Кама аръягы милли хәрәкәт вәкилләре һәм мөселманнары Казанның тикшерү изоляторында утыручы Рәфис Кашаповны яклап чираттагы пикет уздырды. Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәре вәкилләре катнашында узган пикетка 40-50гә якын кеше килде. Шунда ук Рәфис Кашаповны төрмәдән азат итүне таләп итеп Татарстан җитәкчеләренә мөрәҗәгатькә имза җыю да оештырылды.