Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар китаплары нигә тыела?


Валерий Возгринның тыелган дүрт томлык "Кырымтатарлар тарихы" китабы
Валерий Возгринның тыелган дүрт томлык "Кырымтатарлар тарихы" китабы

Бакчасарай кырымтатар китапханәсендә кырымтатарларга кагылышы булган китаплар ни өчен тыела?

Петербургда яшәүче тарихчы галим, профессор Валерий Возгринның дүрт томлык "Кырымтатарлар тарихы" китабы Бакчасарай китапханәсендә 2013 елда тыелган иде. Бу тыю бу көнгә хәтле алынмаган. Дүрт томлык тарих китабы кырымтатар эшмәкәре Ленур Ислямовның матди ярдәмәндә 2012 елда чыккан иде. Акмечәттә аның тантаналы тәкъдим кичәсе дә үзган иде. Әмма шуннан соң ул ни өчендер тыелды, укучыларга бирелмәсән, җыелып алынсын дип куштылар. Дөрес, анда кемгәдер ошамаган фактлар булганы һәркемгә билгеле, ләкин бу тарихи фактларны китапны тыю белән кемдер үзгәртә аламы соң?

Бу китапны укучыларга укытмаска дигән күрсәтмәне Кырым мәдәният министрлыгы Гаспринский исемендәге кырымтатар җөмһүрият китапханәсенә юллаган. Китапханә мәдәният министрлыгының күрсәтмәсен үтәгән. Әмма китапханә хезмәткәре Азатлык хәбәрчесенә Возгрин китабын алып уку мөмкин булуын белдерде. Ни өчен бу китап башка китапханәләрдән алына дигән сорауга китапханә җитәкчеләренең берсе "бу телефон аша сөйләшә торган нәрсә түгел, проблемнар бар" дип жаваплады.

Возгринның элегрәк чыккан "Исторические судьбы крымских татар" китабы да Кырымда зур җәнҗалга китергән иде. Кырым Югары шурасы Возгринның Петербурдагы эш урынына хәтта хат юллап аны җәзаларга кирәк дип язган иде. Күрәсең, аның кырымтатарлар белән бәйле яңа дүрт томлыгы да Кырымдагы "Крымнаш" түрәләренең башын яңадан авырттыра башлаган.

Возгрин китабы тирәсәндәге ыгы-зыгыдан соң Бакчасарайдагы үзәк китапханә җитәкчелеге проблем чыкмасын дип китапханәдә булган, ләкин ни өчендер, исемлеккә алынмаган кырымтатар язучыларының төрле елларда чыккан иске китапларын эштән чыгарып макулатурага юлларга дигән. Бу хакта Бакчасарай үзәк китапханәсе рәсми карар чыгарганмы-юкмы, билгесез. Моны Азатлыкка Бакчасарайдагы үз исемен әйтергә курыккан китапханәчәләрнең берсе сөйләде.

Бу китаплар арасында бүген дә исән булган, иҗат итүче язучылар Урие Эдемованың Ташкентта 1970нче елларда чыккан “Къырмызы гуль” (“Кызыл гөл”), Таир Халиловның Кырымда чыккан “Тотып алынган Ватан”, Шамиль Алядинның “Сайлама әсәрләр”, Нузет Умеровның “Бабаларгъа һәм балаларгъа” (“Әтиләргә һәм балаларга”), Риза Фазылның “Садыклык”, кырымтатар әдәбиятында иң борынгы әсәр дип исәпләнгән Махмуд Кырымлының “Йосыф һәм Зулейха”, Меметовның “Нелегкий путь длиною в жизнь”, Джафер Бекировның “Татар фольклоры,” “Ислам в культуре Крыма” кебек 50-70ләп китап бар.

Ни өчен бу китапларны үз вакытында Бакчасарай үзәк китапханәсе исемлеккә кертмәгән, очраклымы бу, юкмы -- билгесез. Бер гаебе булмаган бу китапларда хурланган халыкның ятим балалары кебек өелеп бер почмакта сакланып ята. Бу китаплар макулатурага китмәсән дип кырымтатар китапханәсе аларны вакытлыча үзәк китапханәсеннән үз бинасына күчереп тартмаларда саклый икән. Мондый хәл ике гасырдан бирле теле, диненә һөҗүм ясалган кырымтатарларның бүгенге хәлен тасвирламыймы соң?

Үз бинасы дидек, ләкин бу бинаны да дәүләт бирмәгән. Бакчасарай кырымтатар китапханәсе Мостафа Җамилевнең 1998 елда алган БМОның Фритьоф Нансен исемендәге премиясенең бер өлешенә төзелгән бинада урнаша. Монда кырымтатар балалар бакчасының да ике төркеме бар. Кырымда соңгы елда туктаусыз барган үзгәрәшләр, вакыйгалардан соң бу бинаның киләчәге билгесез булып тора ди укучылар.

Кырымтатар мәктәпләрендә, мәчетләрдә, китапханәләрдә Русия иминлек оешмалары тарафыннан уздырылган тикшерүләр, тентүләр Бакчасарай кырымтатар китапханәсенә дә кагылмасмы кебек уйлар борчый бу китапханә укучыларын.

Кырымтатар матбугатын алырга акча юк

Тагын бер күпьеллык мәсьәлә борчый кырымтатар китапханәчеләрен. Бакчасарайдагы кырымтатар китапханәсендә бюджет хисабына кырымтатар телендә газет-журналларны ничә елдан бирле инде яздыртмыйлар, имеш акча юк икән. Кырымтатар телендәге матбугатны китапханәгә кырымтатар эшкуарлары, җирле кырымтатар депутатлары үз акчаларына яздырталар икән.

Бакчасарай китапханәсенең җитәкчәлеге кырымтатар матбугатына акча тапмаганда шул ук кырымтатар китапханәсен урыс телендәге төрле матбугатка яздырта. Мәсәлән 2015 елга хатын-кызлар өчен күңел ачу журналы “Лиза”, “Здоровье”, “Мой уютный дом”, “Добрые советы”, “Мой ребенок”, “Вокруг света” һәм башкаларны, урыс телендә чыккан “Слава труду” Бакчасарай район газетын яздыртырга да акча табыла. Бөтен кырымтатар матбугатын яздырту өчен иң күбе елына кирәк булган 2 мең сум акча район китапханәсендә табылмый икән. Бу әкияткә кем ышана икән соң. Сәбәбе башка булганын һәрбер кырымтатар да, түрәләр дә аңлый бит.

Шуны да әйтергә кирәк, Бакчасарай районында кырыклап авыл китапханәсе бар. Бу авыллар арасында кырымтатарлар 20-40-50 процентн тәшкил итүче авыллар бар, ләкин монда да кырымтатар матбугатына язылган китапханәләр юк дәрәҗәдә. Димәк, кырымтатар укучылары бу яктан да хакимиятләр тарафыннан дискриминациягә дучар ителеп килә дияргә мөмкин.

Заманалар үзгәрә, Кырымны идарә иткән илләр алмаша, ләкин кырымтатарларга килгәндә, аларга карата сәяси, дини, мәдәни яктан вазгыять үзгәрми, үзгәрсә дә начар якка үзгәрә. Дәүләт китапханә өчен бина аермаса, кырымтатар телендә чыккан матбугатны китапханәләр бюджет хисабына яздыртмасалар, район газетын кырымтатар телендә чыгармасалар, булган иске китапларны гамәлдән чыгарып торсалар, бу кырымтатарларның милли мәнфәгатьләрен аяк асты итү, хакимиятнең кырымтатарларга дистә еллар буе булган чын йөзен, мөнәсәбәтен үзгәртмәгәненә тагын нинди мисаллар кирәк?

XS
SM
MD
LG