Техник фәннәр докторы, академик Җәүдәт Сөйләйманның “Мәгариф-Вакыт” нәшриятендә “Вакыт касәсе” дигән өч телдә – татарча, урысча, чуашча шигырь китаплары чыгаруы күпләр өчен көтелмәгән яңалык булды.
"Техник фәннәр докторының шагыйрь булып китүе – үзе гаҗәп нәрсә. Бәлки бардыр ул, әмма минем ишеткәнем юк”, диде әлеге чарада катнашкан билгеле гармунчы Рамил Курамшин.
"Бүген әдәбият бәйрәме генә түгел, математиклар бәйрәме дә. Чөнки залда утырган халыкның өчтән бере – математиклар. Ләкин бүген – әдәбият бәйрәме. Бүген – Җәүдәт бәйрәме. Бүген без Җәүдәтне зурлыйбыз”, диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан Тукай клубындагы әдәби-музыкаль кичәне башлап. Ул ял көне булуга карамастан зал тутырып халык килгәнгә бик шат иде. Чөнки алдагы чараларда монда тамашачылар бик аз килгән вакытлар да булды.
Галим, җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь Җәүдәт Сөләйман үзе дә милләттәшләренә, дусларына әлеге кичәгә килгән өчен рәхмәтен белдерде.
"Ял көнендә бакчаларын калдырып бирегә кешеләр килгән икән, бер-беребезне сагынуга дәлиллидер бу. Монда җыелышубыз да аккорд кебек: ноталарын барыбыз да беләбез, әмма аны ничек итеп тезү, җыеп кую безнең һәрберебездән тора.
Еллар узган саен, чуаш һәм татар телләренең кардәшлеген яхшырак аңлый барам. Чуаш теле матур тел ул. Чуаш шагыйре Юрий Семендер, миңа әйтмичә генә, шигырьләремне үзе тәрҗемә иткән, үзе бастырып та чыгарган. Бүләк итеп Татарстанга да алып килгән", диде Җәүдәт әфәнде. Шунда ук ул үзенең шигырьләрен дә укып күрсәтте.
Бәрәкәт иңеп күкләрдән,
Яралган җир-су, инсан.
Һәр тибрәнү, һәр талпыну,
Бәйләнгән хәтер җепкә.
Хәтер – йомгак, чолгап килә,
Үткәнне киләчәккә.
Хәтер яшәтә күкләрне,
Җир хәтер күчәрендә,
Кеше булып яши кеше,
Хәтер яшәсә генә!
Җәүдәт Сөләйманның иҗат кичәсе 60 еллык юбилее белән дә туры килде. Шуңа да шигырьләрендәге хисләр, тормыш мәгънәсе турында уйланулары тамашачыга тирән тәэсир ясады, аның сүзләренә язылган җырларны алар алкышлар белән кабул итте. Җырларын халык артисты Римма Ибраһимова, “Фәридә-Алсу” дуэты, “Сәләт” оешмасы талантлары Рәзинә Сафина, Ләйсән Әсхәтова башкарды.
Билгеле музыкант Рамил Курамшин баянда гына уйнап калмады, үзе дә җыр сузды. Камал театры артисты Фәнис Җиһанша бу юлы Алмас хан ролендә булды. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры биючесе Айсылу Мирхафизан дәртле бию биеде. Әдәби музыкаль кичәне яшь театр артистлары Ләйсән Каюмова һәм Фәнис Кәлимуллин алып барды, сценарий авторы – шагыйрь Ркаил Зәйдулла иде.
Татарстанның халык шагыйрьләре һәм язучылары Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Марсель Галиев, Рафис Корбан юбилярның иҗатын югары бәяләп, аның татар иҗтимагый тормышында тоткан урыны, кешелек сыйфатлары турында да сөйләп киттеләр.
"Милләтебезгә килгән афәт вакытында, үзен исән-имин, сау-сәламәт саклап кала ала торган кеше бар икән, аны бары тик иҗат кына саклап кала ала. Башкача яшәү мөмкинлеге булмаганга күрә, Җәүдәт туктаусыз иҗат итә. Һәм татар, һәм рус, һәм чуаш телләрендә. Мөмкинлеге булса, башка телләрдә дә язар иде ул", диде шагыйрә Нәҗибә Сафина.
“Инде булган тәҗрибәсеннән чыгып тагын да затлырак, нәфисрәк шигырьләр иҗат итәргә язсын аңа. Фән өлкәсендә дә зур уңышларга ирешсен иде”, диде икътисади фәннәр докторы, профессор Дамир Хәйруллов.
Кичәгә юбилярның Чуашстанның Кызыл Чишмә авылында яшәүче әнисе Ширинбану ханым һәм туганнары да килгән иде. Чәчәкләрнең күбесе, билгеле, әнисенә булды.
Җәүдәт Сөләйман – күпкырлы шәхес. Ул "Сәләт" яшьләр хәрәкәтенең "әтисе", "Сәләт" проектлары җиткәчесе булудан тыш, техник фәннәр докторы, КФУ профессоры, Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, мәгърифәтчеләрнең Һади Атласи исемендәге, Чуашстан татарларының Фәтхи Бурнаш исемендәге, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге, мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премияләр иясе.